Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.10.2025, 13:37

Казан Кирмәнендә Өлкәннәр ункөнлеге: экскурсияләр һәм япон рәсем сәнгате буенча остаханә эше

Чараларда катнашу өчен теркәлергә кирәк, өлкәннәрдән урында пенсия таныклыгы яисә паспорт таләп ителә

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында «Казан Кремле» музей-тыюлыгында өлкән буын вәкилләре өчен иҗади дәресләр һәм экскурсияләр оештырыла.

Бушлай чаралар 9 октябрьгә кадәр Татарстанның табигый тарих музее, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее һәм Благовещение соборының тарих музее мәйданчыкларында узачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Әйтик, иртәгә, 3 октябрьдә өлкән буын вәкилләре Татарстанның табигый тарих музеенда 12:00 сәгатьтә «Сокландыргыч космея» япон рәсем сәнгате буенча «суми-э» техникасы нигезендә рәсем ясау каралган остаханә эшендә катнаша ала. 8 октябрьдә 11:00 сәгатьтә биредә «Югалган дөньяларга сәяхәт» дип аталган җыелма экскурсия уздырыла. Чарада катнашу өчен +7 (843) 567-80-35 телефон номеры аша шалтыратып, теркәлергә кирәк.

8 октябрьдә 13:00 сәгатьтә өлкәннәрне Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музееның төп экспозициясе буенча экскурсиягә чакыралар. +7 (843) 567-80-24 телефон номеры аша шалтыратып теркәлгәннән соң, чарага кушылырга була.

Благовещение соборының тарих музее буйлап экскурсия Кирмәндәге чараларны йомгаклау өлеше булачак. Экскурсиягә килергә теләүчеләрне 8 октябрьдә 13:00 сәгатьтә көтәләр. +7 (843) 567-81-64 телефон номерына шалтыратып, теркәлергә кирәк.

Алдарак 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Казанда Өлкәннәр ункөнлеге уздырылуы хакында хәбәр ителгән иде. Ункөнлек уңаеннан өлкән яшьтәгеләр өчен мәдәни һәм спорт чаралары, комплекслы медицина тикшеренүләре, концертлар оештырылачак. Кино күрсәтү, җәмәгать мунчаларына бушлай йөрү хезмәтләре тәкъдим ителә. Өлкән буын вәкилләрен җәмәгать транспортындагы мәгълүмат җиткерүче җайланмалар аша көн саен бәйрәм белән котлаячаклар.

Барлык яңалыклар