Казан метросында бүгенге көндә «караш» белән түләү мөмкинлегеннән 52 меңнән артык шәһәр кешесе файдаланды. Биометрия буенча юл йөрү өчен түләүче пассажирлар саны арта – сентябрьдә күрсәткеч 48 меңнән артып киткән.
Бу ысулны сайлаганда узу өчен карталар, янчыклар һәм телефоннар кирәкми. Турникетта махсуслаштырылган терминалга карау да җитә, һәм юл йөрү өчен түләнәчәк. Хезмәттән файдалану өчен, «Госуслуги Биометрия» кушымтасы аша бердәм биометрик системада алдан теркәлергә кирәк. Түләү системасы куркынычсыз – барлык мәгълүматлар шифр белән яшеренгән.
Ел ахырына кадәр биометрияне тиз түләүләр системасы аша түләү өчен кулланган пассажирлар һәр сәфәрдән 15 сум күләмендә кәшбек ала, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәтендә.
Сораулар буенча +7 (953) 402-28-80 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.