Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.09.2025, 13:58

Җәйге чорда Казанда 1 меңнән артык бала яшүсмерләр клубларында булган

Дәресләр «Яңа Юдино», «Вертолет» үзәкләрендә һәм шәһәрнең тагын 34 клубында узды

Казанның меңнән артык укучысы бу җәйне шәһәрнең яшүсмерләр клубларында актив һәм файдалы итеп үткәрде. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә «Яшүсмер» берләшмәсе эшенә йомгак ясап, Казанның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.
Бу җәйдә «Яшүсмер» МБУ үз эшен өзмәде, балалар өчен көндәлек мәшгульлек һәм кызыклы программа тәэмин итте. Шәһәрнең яшүсмерләр клублары ял көннәресез эшләде, бай чаралар тәкъдим итте.

«Җәй — шәһәребезнең яшүсмерләре һәм яшьләре өчен генә түгел, Казанның яшүсмерләр клублары өчен дә үзенчәлекле чор! «Яшүсмер» берләшмәсе каникулларга китмәде, ә бу җәйне балалар һәм яшьләр өчен якты, бай һәм файдалы итте», – дип ассызыклады Алия Заһидуллина.

Җәйге лагерь программалары эшнең мөһим юнәлеше булды. «Яңа Юдино» балаларны савыктыру үзәгендә биш профильле смена — спорт, туристлык, иҗади, лидерлык һәм патриотик сменалар узды. Аларда 416 бала катнашты, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләреннән 18 бала. Тематик һәм өйрәнү чаралары «Казан командасы», эзләнү хәрәкәте, МХО ветераннары, «Знание» («Белем») Җәмгыяте һәм «Вдохновители» («Илһамландыручылар») хәрәкәте ярдәмендә оештырылды.

«Вертолет» яшьләр үзәге шулай ук 100 баланы көндезге лагерьда кабул итте, бу лагерь мәктәп яны лагерьларын тәмамлаганнан соң балаларга ял итәргә мөмкинлек бирде. Катнашучылар Казанның тарихын һәм мәдәниятен өйрәнделәр, шулай ук спорт һәм иҗат чараларында, мастер-классларда һәм интерактив программаларда катнаштылар.

Шәһәрнең 34 яшүсмерләр клубында июньнән августка кадәр «Притяжение» проектының биш көнлек программасын гамәлгә ашырганнар. Анда 542 бала катнашты, шуларның 97се – түләүсез нигездә. Программа төрле тематик бүлекләрне үз эченә алган иде: «Үткән еллар кайтавазы», «Тамырлар һәм канатлар», «Яшел планета», «Бию ритмында» һәм «Иҗади дулкын».

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бу атнада, 6 сентябрьдә, Казанның барлык яшүсмерләр клублары ачык ишекләр көне үткәрәчәк. Яшь казанлылар «Яшүсмер» МБУ эшчәнлеге белән таныша, мастер-классларга йөри һәм яңа уку елына секцияләргә һәм түгәрәкләргә языла алачак.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 01.09.2025
Видеорепортаж
01.09.2025 14:36
6 сентябрьдә яшүсмерләр клубларында ачык ишекләр көне узачак
Барлык яңалыклар