Киләсе атнада, 7 октябрьдә, казанлылар һәм шәһәр кунаклары ТР Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай бара алачак. Акция гадәттәгечә һәр айның беренче сишәмбесендә уза.

Казанда түбәндәге музей киңлекләренә бушлай барырга мөмкин булачак:

А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее (Горький ур., 10);

Е.А.Боратынский музее (Горький ур., 25/28);

В.И.Ленин музей-йорты (Ульянов-Ленин ур., 58);

Габдулла Тукай әдәби музее (Г.Тукай ур., 74);

1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы (Шейнкман тыкрыгы, 12) ;

Шәриф Камал мемориаль фатиры белән татар әдәбияты тарихы музее (Островский ур., 15);

Муса Җәлилнең музей-фатиры (Горький ур., 17);

Композитор Нәҗип Җиһанов музее (Малая Красная ур., 14);

Л.Н.Толстой музее (Япеев ур., 15);

«Юстиция тарихы» музей-мәгариф үзәге (Һади Такташ ур., 124).

Экскурсияләр, мастер-класслар һәм музей программалары өчен күрсәтелгән бәяләр буенча түләргә кирәк. Тулырак мәгълүматны +7(843)590-00-50 телефоны аша белергә була, дип хәбәр иттеләр Республика Милли музееның матбугат хезмәтендә.

2025-09-29T14:10:48+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.