Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.03.2020, 09:32

475 спортчы йөзү буенча «Яшь өметләр» турнирында катнашачак


(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март). 27-28-нче мартта Казанның «Акчарлак» йөзү бассейнында узачак «Яшь өметләр» йөзү турнирында 475 спортчы катнашачак.

Ярышларда 10 кешелек командалар составында 2008-2009 елгы спортчылар катнаша ала. Оешмадан бер эстафета командасы уза, тулы булмаган командалар кертелә. Техник гаризалар 20-нче мартка кадәр электрон рәвештә Entry Editor программасы буенча электрон почта аша кабул ителә: said-nagumanov@mail.ru.

Турнир 10.00 сәгатьтә башлана. Ярышлар түбәндәге адрес буенча, 50 метрлы «Акчарлак» бассейнында узачак: Кол Гали ур., 13а, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты.

Барлык яңалыклар