Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.07.2019, 09:57

31 июльдә Татарстанда иминият пенсияләрен билгеләү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлаячак


(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль). 31-нче июльдә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, күчеш чоры белән бәйле рәвештә, иминият пенсиясен билгеләү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ача.

Консультация алырга һәм кызыксындырган сорауларын бирергә теләүчеләр 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түләүсез номер буенча шалтырата алалар: 8-800-100-26-27.

Пенсия фонды бүлеге белгечләре 55 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм 60 яшькә җиткән ир-атлар өчен картлык буенча иминият пенсиясен яңа нигезләр буенча билгеләүгә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.

Башка көннәрдә ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең контакт-үзәгенә дүшәмбедән пәнҗешәмбегәчә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр, төшке аш вакыты 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, шалтыратырга була, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар