В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экологик өмә ярышында волонтер студентлар да катнашкан
Тирән күлдә «Студентлар чисталык кубогы» дип аталган экологик чемпионатта командалар 3 тонна тирәсе чүп калдыклары җыйган. Ярышлар узган шимбәдә оештырылган.
Бер көн эчендә 311 капчык чүп-чар җыелган. Өмә вакытында пластик калдыклар җыю пункты эшләгән. Өйләреннән алып килгән пластик әйберләрне дә исәпкә алганда, волонтерлар пунктка 30 капчык икенчел чимал тапшырды, дип хәбәр итә Студентлар чисталык кубогы матбугат хезмәте.
Өмәдә катнашучылар иске DVD уйнаткыч, тегү машинасы, тун кебек кызыклы табылдыкларга юлыкканнар.