Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.01.2019, 12:20

15 февральдә Казан федераль университетында "Әгъзамов укулары" башлана

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче гыйнвар). 15 февральдә КФУ журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә Казан университетының журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов истәлегенә багышланган "Әгъзамов укулары" фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Конференциядә 5 секция эше күздә тотыла: "Милли медиасистемаларны торгызу һәм үстерү проблемалары"; "Цифрлы коммуникациянең эчтәлеге буларак гуманизм: мультимедияле дөнья өндәмәләре"; "Телевидение һәм радио: мәдәни-әхлакый юнәлешләр"; "Челтәрләр медиакиңлеге: торышы һәм үсеш перспективалары"; "Казан журналистика фәнни мәктәбе: традицияләр һәм яңа казанышлар", дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.

Укуларда барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Күргәзмә турында тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин.

Барлык яңалыклар