Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.02.2020, 12:02

Казан укучылары итальян, кытай һәм испан телләре буенча олимпиадаларда җиңүчеләр исемлегенә керде


(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). Казан укучылары итальян, кытай һәм испан телләре буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этапларында җиңүчеләр исемлегенә керде.

Сынаулар ике турда узды: язма һәм телдән. Кытай теле буенча олимпиадада Азнакай, Түбән Кама, Яшел Үзән районнары, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 25 укучы катнашты. Испан теле буенча Әлмәт, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 8 укучы, ә итальян теле буенча 7 Казан укучысы үз белемнәрен күрсәтте.

Итальян теле буенча интеллектуаль турнирда җиңүчеләр арасына Казан шәһәре Совет районының 84-нче номерлы мәктәбенең 8-нче сыйныф укучысы Лилия Фәйзеева һәм Вахитов районының 131-нче номерлы лицееның 9-нчы сыйныф укучысы Софья Сенченкова керде. Испан теле буенча – Вахитов районының 39-нчы номерлы мәктәбенең 11-нче сыйныф укучысы Людмила Филиппова, Идел буе районының 19-нчы номерлы гимназиясенең 10-нчы сыйныф укучысы Тимур Мансуров.

Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән, Азнакай районнарыннан, шулай ук Казаннан һәм Яр Чаллыдан 13 укучы призер булды.

Итальян, испан һәм кытай телләре буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы 28-нче марттан 1-нче апрельгә кадәр Мәскәүдә узачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар