Популяр исемнәр Данил, Матвей, Артур, Ева, Әминә, Мәрьям булган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче май). Узган атнада, 2 нче майдан 8 нче майга кадәр, Казанда 280 бала тууы теркәлгән: 128 малай һәм 152 кыз.
Иң кечкенә авырлыктагы бала 850 грамм булса, ә иң зур авырлыктагысы 4880 граммны тәшкил иткән. Атнаның иң популяр исемнәре Данил, Матвей, Артур, Ева, Әминә, Мәрьям булган, ә иң сирәк исемнәр – Леонард, Артемий, Ямиль, Серафима, Мира, Алана.
Шул ук чорда шәһәрдә 126 никах теркәлгән, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.