Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.01.2020, 11:43

2020 елның 14 гыйнварында «Казан» Гаилә үзәгендә биш яңа туган сабыйның әнисенә (Рамина, Ольга, Аскара, Арсения һәм Вероника) ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.

2020 елның 14 гыйнварында «Казан» Гаилә үзәгендә биш яңа туган сабыйның әнисенә (Рамина, Ольга, Аскара, Арсения һәм Вероника) ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне яшь әниләргә сертификатлар гына түгел, ә бик күп уңай эмоцияләр, матур сүзләр һәм теләкләр алу бәхете дә насыйп булды. ГХАТ бүлеге белгече Алинә Абдуллина һәр яңа туган сабый исеменең килеп чыгышы һәм әһәмияте серен ачып җибәрде. Очрашуны Казан шәһәре Идел буе районы буенча РФ Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Жанна Александровнага ана (гаилә) капиталы дәүләт сертификатын тапшыру белән дәвам итте. Ул гаиләләрне сабыйлары туу белән котлады, аларга нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләде. Бәйрәмнең иганәчесе «Автоградбанк»булды. Аның вәкилләре - Казан филиалы начальнигы Римма Мусина һәм үсеш бүлеге начальнигы Рамилә Әбелханова әниләрен җылы котладылар.
Барлык яңалыклар