Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.09.2019, 09:03

«Казан» гаилә Үзәгендә алтын юбилярларны котлау тантанасы узды.

«Казан» гаилә Үзәгендә алтын юбилярларны котлау тантанасы узды. Моннан 50 ел элек Казан шәһәренең Ленин районы ГХАТ бюросында Новиковлар үз язмышларын никах җепләре белән бәйләгәннәр. Бүгенге көнгә кадәр дә алар бер-берсен кадерләп саклыйлар, ике кыз үстерәләр, оныклары белән горурланалар. Юбилярлар икесе дә Казан авиация заводында эшләп, озак һәм нәтиҗәле хезмәт юлын узганнар. Тантаналы шартларда Новиковлар «Казан» гаилә Үзәгенең Мактау китабына имзалар куйдылар. Казан шәһәре мэры исеменнән юбилярларга котлау хаты, акчалата бүләк һәм истәлекле таныклык тапшырылды. Тантананы алып баручы юбилярларга гаилә иминлеге, алда булачак юбилейларның киләчәктә дә чын гаилә бәйрәме булуын теләде.
Барлык яңалыклар