Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.09.2019, 12:59

1 сентябрь көнне, Казан шәһәре ГХАТ Идарәсе, Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге белән берлектә, «Казан»Гаилә үзәгендә пенсия фондының 11 гаилә династиясен хөрмәтләделәр

Бүген, 11 сентябрь көнне, Казан шәһәре ГХАТ Идарәсе, Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге белән берлектә, «Казан»Гаилә үзәгендә пенсия фондының 11 гаилә династиясен хөрмәтләделәр. Чарада РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, Казан шәһәре ГХАТ идарәсе җитәкчесе Римма Миңнуллина, РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге башлыклары, хезмәткәрләр һәм белгечләр катнашты. Гаилә династияләренә гаилә агачлары, чәчәкләр, дипломнар тапшырылды. Алар өчен җырны Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлегенең бюджет планлаштыру бүлеге әйдәп баручы белгеч - эксперты Гөлназ Галиева башкарды, «Кечкенә компания»хореография коллективы биеде. Мәдинә Нәҗметдинова һәм Евгения Миронова кунаклар алдында чыгыш ясадылар, үз эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, буыннар дәвамчанлыгы кирәклеген билгеләп үттеләр. Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәләренең барлык начальниклары исеменнән сүзне Казан шәһәренең Киров районындагы ПФР идарәсе җитәкчесе Гүзәл Сафина алды. Ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру буенча Казан шәһәре башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Тантана «Казан» гаилә Үзәгенең күзәтү мәйданчыгында булу һәм кош очышы биеклегендәге истәлек өчен фотога төшү белән тәмамланды.
Фоторепортаж
Барлык яңалыклар