Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.01.2020, 14:46

Яңа ел төнендә Казанда бу елның беренче малае дөньяга килде


(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче гыйнвар, Ксения Швецова). 2020 елда Казанда беренче яңа туган бала малай булды – сабый Республика клиник хастаханәсендә төн уртасы узгач дөньяга килде. Баланың авырлыгы 3566 гр, буе – 54 см. Гаиләне тулылану белән Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин котлады.

Яңа туган баланы Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгеннән чыгарганда Е.Варакин яшь әти-әниләргә Казан Мэры Илсур Метшин исеменнән котлау адресын тапшырды.

Булат исемле сабый гаиләдә икенче бала булып туган. Шунысы кызык, узган ел яңа туган сабыйның абыйсы Кыш Бабайга хат язган, анда аннан иң изге теләге – абый булуны чынга ашыруын сораган. Теләк чынга ашты - сабый курантлар тавышы астында дөньяга килде.

Яңа ел төнендә Казанда барлыгы 11 бала – 8 малай һәм 3 кыз туган. Ә 1-нче гыйнварда 32 бала – 16 малай һәм 16 кыз дөньяга килгән, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.

Барлык яңалыклар