Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.01.2020, 13:04

Казанда 2019 елда 19 мең 684 бала тууы теркәлгән


(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Казанда икенче, өченче һәм аннан соңгы балалар дөньяга килә торган гаиләләр саны арта. Әйтик, узган ел ТР башкаласында яңа туган балаларның 56%-ы – гаиләдә икенче һәм аннан соңгы балалар. Күп балалы гаиләләргә ярдәм итү чаралары, шул исәптән ана капиталы программасы ярдәмендә дә шундый күрсәткечләргә ирешеп булды. Президентның Федераль Җыенга Юлламасында игълан ителгән программаның гамәлдә булуын киңәйтү һәм аны кимендә 2026 елга кадәр озайту илдәге демографик хәлне шактый яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин.

«Без алган бурычлар һәм мөмкинлекләр буенча, Президент Юлламасы – моңарчы күрелмәгән вакыйга, – диде Мәскәүдәге «Манеж» Үзәк күргәзмәләр залында Юлламаны игълан итү тантанасында катнашкан Мэр. - Халык актив рәвештә ана капиталы турында фикер алыша, аның гамәлдә булуы, ким дигәндә, 2026 елга кадәр озайтылды».


Искәртеп узабыз, Президент үзенең Юлламасында ана капиталы программасын гаиләдә беренче бала туу очрагына бәйле дә кулланырга тәкъдим итте. Шул ук вакытта икенче бала туганда ана капиталы 150 мең сумга – 616 мең 617 сумга кадәр арттырылачак

Ана капиталы, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларының берсе буларак, җир кишәрлекләре бүлеп бирү, пособиеләрне арттыру белән беррәттән, демографик хәлне яхшыртуда мөһим роль уйный һәм икенче һәм аннан соңгы балалар табуга стимуллаштыра. Шулай итеп, Казанда икенче һәм аннан соңгы балалар туу турында теркәлгән актларның саны аларның гомуми саныннан 56%-ны тәшкил итте. 280 гаиләдә игезәкләр, ә тагын 5 гаиләдә – өч игезәк туган.

2019 елда Казанда барлыгы 19 мең 684 бала тууы теркәлгән. Аларның 10 мең 194-е - кызлар (52%), 9 мең 490-ы - малайлар (48%), дип хәбәр итте Р.Миңнуллина. Билгеләп үтик, яңа туган балалар саны 2018 ел белән чагыштырганда 6,3%-ка кимрәк. Бу Россиянең бөтен территориясе өчен хас – туучылар санының кимүе 90-нчы елларда барлыкка килгән вәзгыять белән турыдан-туры бәйле. «Хәзер репродуктив яшькә аяк басучы кешеләр – ир-атлар да, хатын-кызлар да азрак. Казанда туучылар саны кимү тенденциясе 2017 елдан бирле күзәтелә, – диде ул. - бүгенге көндә республикада туучылар саны кими бара. - Шуның белән бергә, Идел буе федераль округының миллионлы шәһәрләре фонында безнең шәһәр туучылар санының югары булуын саклап кала».


«Казанда икенче һәм аннан соңгы балалар туган гаиләләр саны арту сөендерә. Әгәр 10 ел элек бер бала норма булса, хәзер икенче, өченче, дүртенче балалар дөньяга килә торган гаиләләр саны даими рәвештә арта, - дип шәрехләде Казан Мэры Илсур Метшин. – Бу безнең өчен бик уңай демографик күрсәткеч. Ә туган балалар санының кими башлавы - 90-нчы еллар буыны вәкилләренең ата-аналарга әверелүенең объектив нәтиҗәсе. Бу күрсәткеч тулаем ил буенча бар. Әмма кимү чик дәрәҗәдә түгел».

Ата-аналарга уңайлы булсын өчен хәзер сабыйларның тууын Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре хезмәткәрләре ярдәме белән бала тудыру йортларында теркәргә мөмкин, дип өстәде Р.Миңнуллина. Аның сүзләренә караганда, 2019 елда туучыларның 80%-ы бала тудыру йортларында теркәлгән.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 27.01.2020
Видеорепортаж
27.01.2020 10:06
Барлык яңалыклар