Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.01.2020, 13:14

Казанда туучылар саны үлүчеләр саныннан 35%-ка диярлек артып китә


(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Казанда туучылар саны үлүчеләр саныннан 35%-ка диярлек артып китә, шуның аркасында Казан Россиядә халыкның тотрыклы табигый үсеше күзәтелгән аз санлы миллионлы шәһәрләренең берсе булып тора. Узган ел Татарстан башкаласында 12 мең 846 кеше үлүе теркәлгән, бу 2018 ел белән чагыштырганда 2,7%-ка кимрәк – соңгы 26 ел эчендә иң түбән күрсәткечләрнең берсе. Мондый нәтиҗәләргә сәламәтлек саклау системасын үстерү һәм соңгы елларда шәһәрдә узган чаралар нәтиҗәсендә ирешелде. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.

Узган елда үлем турындагы актларның 50%-ы 75 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга карата теркәлгән, дип билгеләп үтте Казан шәһәре Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина. «Бүгенге көндә Казанда Идел буе федераль округының башка миллионлы шәһәрләре белән чагыштырганда (Түбән Новгород, Пермь, Самара) бала тууны теркәү үлемне теркәүдән шактый артып китә - ул 34,7% тәшкил итә», – диде ул.


«Без 10 ел элек бу мәсьәләләрне анализлаганда, гомер озынлыгы уртача 64 ел иде. Ул чакта без үзебез өчен «Сәламәтлек бишьеллыгы»н билгеләдек», – диде И.Метшин. - Әлеге программа кысаларында чаралар, медицина өлкәсендә зур милли проектлар, республика җитәкчелегенең һәм шәхсән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламәтлек саклауга даими игътибары – болар барысы да башка саннар турында сөйләргә мөмкинлек бирде. Бүген «Сәламәтлек бишьеллыгы» кысаларында куелган бурычлар алай ук масштаблы тоелмый, әмма ул эшне башкармыйча, без бүгенге нәтиҗәләргә ирешмәс идек. Без туучылар санын 35%-ка арттыруга якынлашабыз – бу яхшы нәтиҗә. Бүген Идел буе федераль округында Уфада гына да уңай динамика күзәтелә».

Гомер озынлыгын арттыруда «Жизнелюб» кебек социаль проектлар зур әһәмияткә ия, дип өстәде Мэр. «Бүген Казанның барлык микрорайоннарында өлкән буын халкының тормышын актив өлкән кешеләрдән башка күз алдына да китерүе кыен, – дип билгеләп үтте ул. - Барлык зур спорт вакыйгаларының инфраструктура мирасы да халыкка хезмәт итә, физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүчеләр санының артуына тәэсир итә. Бу системалы эштән башка Казан, Татарстан территориясендә бүгенге көндә ия булган нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде. Бу - зур, четерекле эш нәтиҗәсе».

Ахырда Р.Миңнуллина хәбәр иткәнчә, 2019 елда Казанда тантаналар уздырылган, анда меңнән артык «озын гомерле гаилә»не котлаганнар. Шулай итеп, өч гаиләне 70-еллык юбилее («бәрәкәтле» туй), 175 гаиләне 60-еллык юбилее («бриллиант» туй) һәм 887 гаиләне 50-яшьлек («алтын» туй) юбилейлары белән котладылар.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 27.01.2020
Видеорепортаж
27.01.2020 10:06
Барлык яңалыклар