Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.05.2019, 13:59

Казанда 150 үзенчәлекле бала велосипедта 200 метр араны узды

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май, Алинә Бережная). Бүген Горки-Әмәт урманында «Бәхет белән куышу» дип исемләнгән балалар велоузышы булды. Мөмкинлекләре чикләнгән 150 бала махсус велосипедларда 200 метрлык трассаны узды. 

«Бәхет белән куышу» велоузышы Казанда дүртенче тапкыр уза һәм ел саен казанлылар арасында зур кызыксыну уята. «Сәламәтлекләре чикләнгән балалар гадәти шәһәр велоузышларында катнаша алмый, шуңа күрә алар өчен бу чара алар өчен махсус оештырылды. Беренче велоузышта трассага нибары 24 бала чыкты, ә бүген аларның саны 150-гә җитте. Бу - чараның, беренче чиратта, балаларның үзләре өчен бик мөһим булуы турында сөйли. Трассаны ата-аналар ярдәменнән башка узганда, аларның йөзләрендә шатлык хисе иде», - дип сөйләде «Альпари» хәйрия фонды директоры Наталья Гыйләҗева.

Велоузышта катнашучылар арасында 13 яшьлек Дарья Дербышкина да бар иде. Мондый спорт бәйрәмендә беренче тапкыр катнаша икән ул. «Мин велосипедта йөрергә яратам, ярышу һәм зур тизлектә бару бик ошый. Ярыш алдыннан борчылдым, ләкин мине велосипедта йөрергә өйрәткән әти тынычландырды», – дип кичерешләре белән уртаклаша Дарья. «Бик яхшы чара бу, аның ярдәмендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар спортка тартылырга мөмкин, мондый бәйрәмнәр күбрәк булыр дип ышанам», - диде Дарьяның әтисе Андрей Дербышкин.

 Гадәттәгечә велоузыш уздырылган көнне сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән биш бала өчен махсус өч тәгәрмәчле велосипедлар тапшыру тантанасы булды. Махсуслаштырылган җайланмаларны алуга Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Казанның Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Мөхәммәтшин, Казан шәһәре Думасы депутаты Александр Поливин һәм башка хәйриячеләр үз өлешләрен керттеләр.

«Минем кызым Рената йөри алмый, әмма хәзер велосипедта йөри ала. Бу бүләк – өстәмә реабилитация, шатлану өчен сәбәп, минем балама башкалар кебек була алу мөмкинлеге бирүегез өчен рәхмәт», - дип тәэсирләре белән уртаклашты Светлана Гыйзатуллина.

Сүз уңаеннан, бүген – балалар спорт белән шөгыльләнә алачак бердәнбер көн түгел. Бүгенге көннән башлап Казан паркларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен велосипед прокатлары пунктлары ачыла. «Махсус велосипед-тренажерлар ОВЗ балалары үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнгән һәм спорт белән шөгыльләнү өчен кирәкле барлык фиксаторлар һәм беркетмәләр белән җиһазландырылган. Велосипедларны прокатка алу сентябрьгә кадәр эшләячәк. Ә кышын паркларда, балалар ел әйләнәсендә спорт белән шөгыльләнә алсын өчен, снегокат прокаты оештырырга планлаштырабыз», - дип сөйләде «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Марат Исмәгыйлев.

Махсус транспорт арендасыннан түбәндәге урыннарда бушлай файдаланырга мөмкин булачак:

«Сосновая роща» (Ямашев пр., 1, Тел. 8 (843) 297-72-73),

Җиңү паркы (Ямашев пр., 42а, тел. 8 (937) 624-09-69),

Урицкий ис. паркы (Академик Королев ур., 47, тел. 8 (904) 762-66-95),

Горки-Әмәт урманы (Җиңү проспекты, 69, тел. 8 (904) 762-66-95),

«Крылья Советов» паркы (Копылов ур., 2а, тел. 8 (937) 624-09-69),

Кремль яр буе (Федосеев ур., 1, Тел. 8 (843) 250-82-77).

 

Фоторепортаж
Казанда «Бәхет белән куышу» велоузышлары үтте
Видеорепортаж
31.05.2019 11:42
Барлык яңалыклар