Бүген, 2019 елның 7 маенда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, «Казан " Гаилә үзәгендә 14 яше тулган яшь Россия гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру һәм 50 һәм 60 ел бергә гомер иткән гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү үткәрелде. Вахитов районында Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2нче номерлы «Вишневский» полиция бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча өлкән инспекторы полиция капитаны Гөлнара Малышева егетләргә һәм кызларга паспорт, документлар һәм татлы бүләкләр тапшырды. Озын гомерле юбилярлар Казан шәһәре ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына имзалар куйдылар, аларга Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән акчалата бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды. Халыкара һәм Бөтенроссия иҗат конкурслары лауреаты Ангелина Бәширова башкаруында тематик җырлар яңгырады. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм бергәләп «Җиңү көне»җырын башкардылар. Балалары һәм туганнары котлауларга кушылды.