Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.11.2019, 18:14

2020 елда Казанның 351 ишегалды чүп-чарны аерым төрләргә бүлеп җыю өчен яңа контейнер мәйданчыклары белән җиһазландырылачак


(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы ноябрь, Алсу Сафина). 2020 елда Казанда 351 ишегалды «Безнең ишегалды» республика программасы буенча чүп-чарны аерым төрләргә бүлеп җыю өчен яңа контейнер мәйданчыклары белән җиһазландырылачак, тагын 132-се – шәһәрнең идарәче компанияләре көче белән. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында каты коммуналь калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыюны гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә узган шәһәр штабы утырышында билгеле булды. 

   Шәһәр башлыгы калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю өчен кирәкле инфраструктура булдыру гына түгел, чүпне вакытында чыгару, контейнер мәйданчыкларын карап тоту культурасы мәсьәләләрен хәл итү дә мөһим, дип билгеләп үтте. «Казан бөтен Россия буенча пилот булырга тиеш. Төп бүләк – без үзебез яшәгән һәм киләсе буын яшәячәк шәһәр», - дип билгеләде И.Метшин һәм калдыкларны аерым төрәргә бүлеп җыюны гамәлгә кертү мәсьәләсенең өстенлекле булып калырга тиешлеген дә өстәде.

Казанда аерым төрләргә бүлеп җыю контейнерлары өчен 1243 мәйданчык әзерләнгән

Казанда 1640 контейнер мәйданчыгы бар, шул исәптән 342 муниципаль мәйданчык һәм 438 бункер мәйданчыгы. Калдыкларны җыю өчен 7953 контейнер кулланыла, шуларның 1526-сы муниципаль. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләвенчә, шәһәрдә аерым төрләргә бүлеп җыю контейнерлары өчен 1243 мәйданчык әзерләнгән – бу гомуми санның 76%-ы, эре идарәче компанияләр буенча бу күрсәткеч 98%-ка кадәр җитә. Төбәк операторы муниципалитет өчен 500 евроконтейнер сатып алды һәм урнаштырды.

«Калдыкларны аерым төрләргә бүлеп туплау нәтиҗәсендә, бүгенге көндә сортларга аеру станцияләренә китерелә торган калдыклар саныннан эшкәртүгә юнәлдерелә торган калдыклар санын 7-дән 15%-ка кадәр арттыра алдык», – дип хәбәр итте И.Гыйниятуллин. Ул төбәк операторы мәгълүматларын китерде, алар буенча кайбер мәйданчыкларда эшкәртүгә юнәлдерелгән калдыклар өлеше 25%-ка җитә. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, мондый нәтиҗәләргә халыкка мәгълүмат җиткерелгән урыннарда ирешелә, идарәче оешмалар волонтерларны җәлеп итә һәм ишегалдын җыештыручылар үзләре дә сортланган калдыкларны кая салырга кирәклеген аңлаталар.

Казанда күп фатирлы йортлар территориясендә барлыгы 492 мәйданчык һәм индивидуаль торак төзелеше зонасында 322 мәйданчык төзү һәм ремонтлау таләп ителә. Шулай итеп, быел 69 мәйданчыкны төзү эшләре бара: Аларның 58-е әзер инде, 11-е тәмамлану стадиясендә. 2020 елда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 276 ишегалды территориясен ремонтлау планлаштырыла, шуларның 219-ында гомуми суммасы 107,7 млн.сумлык контейнер мәйданчыкларын төзү күздә тотыла. Моннан тыш, киләсе елда идарәче компанияләр тагын 132 мәйданчык төзергә планлаштыра.

«Шулай итеп, 2020 ел программасына төзелеш таләп ителгән 492 мәйданчык арасына 72 мәйданчык кертелмәде. Аларның уртача бәясе 400 мең сум булганда, чыгымнарның гомуми суммасы 28,8 млн сум тәшкил итә», – дип билгеләп үтте И.Гыйниятуллин һәм 2021-2022 ел программалары буенча төзелергә тиешле мәйданчыкларның төгәл саны соңрак билгеле булачак, дип өстәде.

Торак массивларда контейнер мәйданчыкларын төзү һәм ремонтлау проблемасы юлларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында хәл ителәчәк. 2020 елга әлеге программа белән торак массивларда 19 урамны төзекләндерү планлаштырыла.

И.Гыйниятуллин шулай ук шәһәр Мэры кушуы буенча ТР Дәүләт Советы депутатлары белән берлектә республикада калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыюга мәҗбүр итә торган норматив акт кабул итү эше алып барылуын әйтте. Бу эш ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән берлектә алып барыла.

2010 елда бер кешегә 300 кг чамасы чүп туры килгән, 2018 елда – 500 кг.

Чүп-чарны аерым төрләргә бүлеп җыю һәм яшь казанлыларны экологик тәрбияләү буенча экологик проект шәһәрнең белем бирү учреждениеләрендә дәвам итә, аларда 200 меңнән артык бала тәрбияләнә. Аларның әти-әниләрен, әби-бабайларын да исәпкә алып, шәһәр халкының яртысыннан артыгын колачлый, дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров. Шулай итеп, ул укучыларга җан башына күпме чүп туры килүен исәпләргә тәкъдим иттеләр, дип сөйләде. 2010 елда бер кешегә 300 кг чамасы чүп туры килсә, 2018 елда бу күрсәткеч 500 килограммга кадәр арткан.

Барлык мәктәпләр калдыкларны дуаль җыю өчен комплектлар, урам евроконтейнерлары белән тәэмин ителгән, дип билгеләп үтте Р.Гафаров. «Калдыкларны чыгару мәгариф учреждениесе заявкасы буенча башкарыла. Бу этапта аерым төрләргә бүленгән чүпне чыгару механизмы өлешчә эшләнгән, атна саен аерым төрләргә бүленгән калдыклар 68 учреждениедән чыгарыла. Һәр атна саен колач арта бара, – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары. - Хәзер тагын 43 мәктәптә идарәче компания белән килешүләр төзелгән, 25 мәктәптә проект тәрбияви характерда гына, чөнки чүп-чарны чыгару, эшкәртелә торган һәм эшкәртелми торган калдыкларга бүленүгә карамастан, башкарыла».

Р.Гафаров сүзләренә караганда, киләсе этап - мәктәпкәчә учреждениеләрдә чүп-чарны аерым төрләргә бүлеп җыюны гамәлгә кертү.

«Системалы чаралардан башка без бу глобаль мәсьәләне хәл итү юлларын таба алмыйбыз»

Калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю программасын гамәлгә ашыруның барышы турында район администрацияләре башлыклары хәбәр итте. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 318 контейнер мәйданчыгының 206-сында дуаль җыю алып барыла – бу 65%. Районнар администрациясе башлыгы Тимур Алибаев 242 йортның чүп үткәргеч белән җиһазландырылуын искәртте. Әлегә 73 йортта яшәүчеләр алардан баш тартмаган. Киләсе елда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 50 ишегалдын капиталь ремонтлау планлаштырыла, шуларның 49-ында яңа контейнер мәйданчыклары урнаштырылачак: ябык чүп үткәргечләр урынына 26, 23очракта бу гамәлдәге мәйданчыкларны реконструкцияләү булачак.

Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов хәбәр иткәнчә, ике район территориясендә чүп үткәргечле 30 йорт калган. Хәзер 12 йортта чүп үткәргечләр ябык.

Сергей Миронов хәбәр иткәнчә, 2 яңа типтагы мәйданчык төзелеше тәмамланган: Чкалов һәм Волгоград урамнарында. Алар Декабристлар ур., 100 адресы буенча урнашкан мәйданчык мисалында оештырылган. 245 контейнер мәйданчыгының 225-е дуаль җыюга күчерелгән, 19-ы - алыштыруны таләп итә. Киләсе елда яңа типтагы 55 контейнер мәйданчыгы төзү планлаштырыла: Киров районында – 30, Мәскәү районында - 25.

Вахитов һәм Идел буе районнары территориясендә 471 контейнер мәйданчыгы урнашкан, аерым төрләргә бүлеп туплауга 306, ягъни 65% күчерелгән. Калган 31-е шәхси секторда, 126-сы торак-төзелеш кооперативына һәм торак милекчеләре ширкәтенә карый, дип сөйләде район администрациясе башлыгының беренче урынбасары Айрат Әхмәдуллин.

Быел 25 контейнер мәйданчыгы төзү планлаштырыла, шуларның 19-ы инде төзелгән, алтысын төзү тәмамланып килә. 2020 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча 87 контейнер мәйданчыгы төзү планлаштырыла.

Чүп үткәргечле 175 йортта җыелышлар үткәрелгән, 125-е буенча уңай карар кабул ителгән.

Совет районында бүгенге көндә торак фондның 87%-ы аерым төрләргә бүлеп җыюны колачлый, бу 1315 күп фатирлы йорт, шуларның 1170-енә эре идарәче компанияләр, 145-енә торак милекчеләре ширкәте һәм торак-төзелеш кооперативы хезмәт күрсәтә, дип билгеләп үтте район хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов.

263 контейнер мәйданчыгы ремонтка мохтаҗ иде, хәзер 20 мәйданчык буенча эшләр тәмамланды, 4-се - тәмамлану стадиясендә. 2020 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча 81 мәйданчыкны ремонтлау планлаштырыла. Роман Фәтхетдинов бистәләрдә каты көнкүреш калдыкларын җыю проблемасы калуына игътибар итте.

Очрашуга нәтиҗә ясап, Казан Мэры күп фатирлы йортларның һәм бистәләрнең контейнер мәйданчыкларыннан каты коммуналь калдыкларны вакытында чыгару кирәклеген билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, бүленгән калдыкларның бер чүп машинасы белән чыгарылу очраклары, шул исәптән мәгариф учреждениеләре турында сүз барганда да, булырга тиеш түгел. Моннан тыш, контейнер мәйданчыкларын карап тоту культурасы булырга тиеш.

Килеп туган барлык мәсьәләләрне дә Илсур Метшин районнар администрацияләре һәм төбәк операторы – «УК «ПЖКХ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте вәкилләре арасында диалогта хәл итәргә чакырды. «Безшәһәр чисталыгына чирек адымнар белән барабыз. Чүп чыгару буенча сыйфатлы системалы эш башкармыйча һәм бу мәсьәләдә пөхтәлек кърсщтми генә шәһәрне чисталыкта тота алмыйбыз. Күп нәрсә сездән тора. Бу бик күп көч таләп итә торган зур эш, моңа игътибар итегез», – диде Мэр һәм Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкинга әлеге мәсьәләләрне атна саен контрольдә тотарга кушты.

«Казан бөтен Россия буенча пилот булырга тиеш. Төп бүләк – без яши торган һәм киләсе буын яшәячәк шәһәр», - дип ассызыклады И.Метшин. Аның сүзләренә караганда, калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю мәсьәләләре өстенлекле булырга тиеш. «Системалы чаралардан башка без бу глобаль мәсьәләне хәл итү юлларын таба алмыйбыз», – дип өстәде Мэр.

Штаб эшендә Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Торак коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов, «УК «ПЖКХ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры урынбасары Альмир Корбанов, шәһәрнең идарәче компанияләре җитәкчеләре катнашты.

Фоторепортаж
Каты көнкүреш калдыкларын аерым төрләргә бүлеп җыюны гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча шәһәр штабы утырышы, 19.11.2019
Видеорепортаж
19.11.2019 15:35
Барлык яңалыклар