Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.08.2018, 15:38

Бүген “Казан” гаилә үзәгендә Мендельсон маршы Мөҗип Габделбарый улы һәм Әлфинур Сабир кызы Корбановлар хөрмәтенә яңгырады.

Бүген “Казан” гаилә үзәгендә Мендельсон маршы Мөҗип Габделбарый улы һәм Әлфинур Сабир кызы Корбановлар хөрмәтенә яңгырады. Алар 50 еллык алтын юбилейларын билгеләп үттеләр.

Мөҗип Габделбариевич һәм Әлфинур Сабировна – тырыш, хезмәт сөючән кешеләр. Мөҗип әфәнденең хезмәт эшчәнлеге Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү заводында уза. Ә Әлфинур ханым гомер буе тегүче хезмәтен башкара. Корбановларның гомуми хезмәт стажы 85 ел тәшкил итә!

Тантанага әлеге дус гаиләнең барлык туганнары һәм дуслары җыелды. Юбилярлар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә алар бәхетле дәү әни һәм дәү әти. Аларның 2 оныклары һәм 1 оныкчыклары бар.

Күркәм Курбановлар гаиләсенә бәхет, сәламәтлек һәм озак еллар иминлектә куанып яшәүләрен телибез.

Барлык яңалыклар