Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.12.2019, 17:04

Киләсе төндә Казанны кардан чистартуда 60 юл эшчесе һәм 251 махсус техника берәмлеге катнашачак


(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы декабрь). 7-нче декабрьгә каршы төндә Казан урамнарын кардан 60 юл эшчесе һәм 251 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 78 катнаш юл машинасы, 47 үзбушаткыч, 65 трактор щеткасы, 32 фронталь төягеч, 15 «Барсик» кече төягече һәм башка төр техника җәлеп ителәчәк.

Юл хезмәтләре казанлыларга үзләренең автомобильләрен юл читендә калдырмаска киңәш итә, алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.

Карны түбәндәге урамнардан чыгару планлаштырыла: 2-нче Тура, Бауман, Бирюзовая, Бертуган Касыймовлар, Кол Гали, Таҗи Гыйззәт, Муса Җәлил, Николай Ершов, Карбышев, Кремль, Космонавтлар, Курчатов, Сул як Болак, Лесгафт, Липатов, Лобачевский, Патрис Лумумумба, Мәүлетов, Кави Нәҗми, Нариманова, Уң як Болак, Профсоюз, Рәхмәтуллин, Совет, Танк, Тихомирная, Товарищеская, Чернышевский, Ибраһимов проспекты, Оренбург тракты һәм башка урамнадан, шулай ук Меңьеллык мәйданыннан һәм Гоголь, Жуковский, Мөштәри һәм Толстой урамнары буенча урнашкан парковкалар мәйданыннан.

Башка участокларда катнаш юл машиналары һәм трактор щеткалары кулланып, ком сибү һәм себерү, шулай ук ротор һәм грейдер белән эшләр башкарылачак, дип хәбәр итәләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.

Барлык яңалыклар