Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.08.2019, 16:10

Николь, Дарий, Габриэлла, Агафья һәм Хәнифә - узган атнада Казан балаларына кушылган иң сирәк исемнәр


(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче август). Узган атнада, 22-нче июльдән 28-нче июльгә кадәр, Казан шәһәре Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 439 сабый тууы теркәлгән: 243 малай һәм 196 кыз.

Иң яшь әти-әниләргә - 19 яшь. Иң өлкән әнинең яше – 44, иң өлкән әтинеке - 47.

Әлеге атнаның иң популяр бала исемнәре: Әминә, Артем, Марк, Андрей, Анна, Алмаз, Дарина. Ата-аналар үз сабыйларына кушкан иң сирәк исемнәр: Николь, Дарий, Габриэлла, Агафья, Хәнифә, Афина, Бронислав, Таһир, Рим.

Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 329 пар үзләренең никахларын теркәде, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.

Барлык яңалыклар