Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.10.2019, 12:31

Өлкәннәр көнен бәйрәм итү алдыннан Казан шәһәренең Киров ГХАТ бүлегендә 50 һәм 60 ел элек үзләренең гаиләләрен теркәгән парларны котлау тантанасы узды.

Өлкәннәр көнен бәйрәм итү алдыннан Казан шәһәренең Киров ГХАТ бүлегендә 50 һәм 60 ел элек үзләренең гаиләләрен теркәгән парларны котлау тантанасы узды. Өлкәннәр көнен һәр җирдә икенче көзге айның беренче көнендә-1 октябрьдә билгеләп үтү кабул ителгән: бу тантана халыкара статуска ия. 1990 елның 14 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясы 1 октябрьне, өлкән яшьтәге кешеләр проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан, Халыкара өлкәннәр көне дип санарга карар кыла. Сүз уңаенда, дата очраклы гына сайланмаган: картлык - ул Алтын вакыт, көз дә, билгеле булганча, алтын вакыт, шуңа күрә өлкән буынга көзге сезонның иң кызган көннәрендә махсус көн бүлеп бирергә карар кылынган. Россиядә 1992 елда Югары Совет президиумының махсус карары кабул ителә, анда БМО рекомендацияләренең әһәмиятлелеге нигезендә 1 октябрь Өлкәннәр көне дип игълан ителә. Казанның Киров ГХАТ бүлеге коллективы юбилярларга иң мөһиме — сәламәтлек, күзләрнең шатлыклы балкышы, күңел һәм хыялларның яшьлеген югалтмаска, киләчәк буын белән зирәклек һәм тәҗрибә уртаклашырга тели.
Барлык яңалыклар