Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.06.2019, 13:32

Казан Мэры Илсур Метшин «кояшлы» балалар өчен оештырылган ярышларда булды


(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июнь, Алинә Бережная). Казанда «Акчарлак» йөзү бассейнында икенче көн Даун синдромлы балалар арасында йөзү буенча «Бергә җиңәбез» Бөтенроссия ярышлары уза. Ярышларда илнең 25 төбәгеннән 100-дән артык катнашучы көч сынаша. Бүген ярышларда Казан Мэры Илсур Метшин да булды.

Шәһәр башлыгы тренерлар белән аралашты һәм барлык балаларга да җиңү теләде. Ул билгеләп үткәнчә, Универсиададан соң Казан инде бик күп спорт чараларын кабул иткән, шул исәптән «үзенчәлекле» балалар өчен дә. «Балалар өчен бу - әти-әниләренең алкышлары астында үз-үзләрен күрсәтү мөмкинлеге. Ярышлар «Игелекле Казан» кысаларында уза, шулай итеп игелекле эшләр күбрәк булсын һәм бөек спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше җиңсен», - диде И.Метшин.

Йөзү буенча «кояшлы балалар» арасында уза торган турнир Казанда «Игелекле Казан» проекты кысаларында икенче тапкыр үтә. Узган елдан аермалы буларак, катнашучыларның географиясе киңәйде. Мәскәү, Татарстан, Башкортстан, Чуаш Республикасы, Ульяновск, Новосибирск, Рязань, Мурманск, Иваново, Самара, Свердловск Түбән Новгород, Воронеж, Саратов, Төмән, Мәскәү, Липецк, Амур өлкәләре, Пермь һәм Алтай крае спортчылары көч, җитезлек һәм чыдамлылыкта үзара ярыша.

«Узган ел ярышларда 80 спортчы катнашты, быел аларның саны 102, һәм бу җиңүләр. Ярышлар балаларга үзләренең физик сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Биредә барысы да чын ярышлардагы кебек - егетләр һәм кызларны 2013 елгы Универсиадада эшләгән казыйларның профессиональ командасы бәяли», - дип сөйләде Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова.


 Ике көн  дәвамында егетләр брасс, баттерфляй, ирекле стиль белән, аркада, комплекслы йөзүдә 25-тән 100 метрга кадәр төрле аралыкларда йөзүдә ярышалар. 






Спортчыларны ата-аналар да хуплый –алар бу ярышларның төп тамашачылары һәм җанатарлары. «Бала борчыла, ә аның белән бергә мин дә, тик сиздермәскә тырышам, чөнки аның дулкынлануын теләмим. Улымның йөзүен күргәч, горурлык хисләре кичерәм», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты катнашучыларның берсе Елизавета Вязикова.

Катнашучылар арасында титуллы спортчылар да бар. Шуларның берсе - 13 яшьлек мәскәүле Алексей Дектярев. Егет 4 ел буе профессиональ йөзү белән шөгыльләнә. Спортчылар даирәсендә җитезлеге, тизлеге һәм чыдамлыгы өчен аны «диңгез мәчесе» дип атаганнар. Алексей күп кенә халыкара һәм бөтенроссия ярышлары бүләкләренә ия. Спортчы кыска суда йөзү буенча Россиянең абсолют чемпионы, Европа ачык беренчелегенең өч тапкыр җиңүчесе, Олеся Владыкина Кубогына дүрт тапкыр ия булган, Александр Попов кубогын өч тапкыр җиңеп алган. Һәм бу аның бүләкләре исемлегенең беразы гына. «Мин бассейнда йөзәргә яратам, үземне судагы балык кебек хис итәм. Теләсә кайсы спортчы кебек үк, минем кумирым һәм үземә үрнәк итеп алган кешем бар. Ул минем әтием, ул мине спортка алып килде. Җиңәргә яратам, һәр җиңүемне әти-әниләргә багышлыйм», - дип сөйләде Алексей Дектярев.

Ярышларда шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров һәм Казанның Вахитов һәм Идел Буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов та булды.

Фоторепортаж
И.Метшин «Бергә җиңәрбез» йөзү турниры ярышларында булды
Видеорепортаж
03.06.2019 12:15
Барлык яңалыклар