Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.04.2020, 15:55

Ярдәм итәсем килә: ничек 520 волонтер көн саен азык-төлек һәм даруларны җәяүләп, машиналарда һәм мотоциклларда ташый


(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель, Алена Мирошниченко). Казанда көн саен волонтерлар саны арта. Бүгенге көндә шәһәрдә 520 үзирекле кеше исәпләнә, алар өлкән кешеләргә азык-төлек һәм дарулар китерү белән ярдәм итә: волонтерлар моны җәяү, машиналарда, мотоциклларда һәм микроавтобуста башкара. Якыннарыңа ярдәм итәргә теләүчеләр арасында Казан эшмәкәре 42 яшьлек Альберт Ильясов та бар. Атна дәвамында яхшы һава торышы вакытында ул заявкаларны мотоциклда үти.

«Минем үз эшем бар, әмма хәзер бизнес туктап калды, һәм узган җомгада мин волонтерлар штабына язылдым, - дип сөйләде А.Ильясов. - Бер урында утырганчы, кешеләргә ярдәм итәргә булдым». Гадәттә пенсионерлар азык-төлек китерүне, даруханәләрдән рецепт буенча бирелә торган һәм түләүсез дарулар алып килүне сорыйлар. Моннан тыш, волонтерлар мохтаҗ гаиләләргә «Бәхетле» кибетләре челтәреннән азык-төлек җыелмалары китерә. Ярдәм алучылар арасында - ялгыз аз керемле пенсионерлар, инвалидлар, күп балалы гаиләләр, операциядән соң якыннары ярдәменнән башка калган кешеләр, ике оныгын тәрбияләүче әби-опекун. Билгеләп үтик, 1-нче апрельдән азык-төлек белән тартмаларны инде 762 гаилә алган, барлыгы 1503 кеше аларны якын көннәрдә алачак.

А.Ильясов көненә уртача 2-3 заказны эшли алуын җиткерде. Кайбер пенсионерлар продуктларның мотоциклда китергәнен күргәч бик гаҗәпләнәләр, әмма иң мөһиме - барысы да чын күңелдән ярдәм өчен рәхмәт белдерә. «Мин әлеге эштән бары уңай хис-кичерешләр генә алам», - диде Казанның ирекле-мотоциклчысы.

Исегезгә төшерәбез, көн нәтиҗәләре буенча волонтерлар шәһәр штабына, дарулар һәм азык-төлек китерүдә ярдәм сорап, 148 өлкән яшьтәге казанлы мөрәҗәгать иткән, 145-е ярдәм алган. Шәһәр штабы эшли башлаганнан бирле волонтерлар өлкән яшьтәге шәһәр кешеләренең үтенечләре буенча 1752 тапкыр чыккан.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында онлайн-брифинг барышында ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, республикада 18 яшьтән 55 яшькә кадәрге 4767 үзирекле теркәлгән. Көн саен алар 300-гә якын гариза эшкәртә.

Казанда коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында үзизоляциянең гомуми режимы гамәлдә булган чорда авыр тормыш хәлендә булган кешеләргә шәхси компанияләр дә, волонтерлар да, хәйрия фондлары да ярдәм күрсәтә башлады. Мисал өчен, Казанның мохтаҗ пенсионерлары өчен 10 мең азык-төлектән торган «Яхшылык тартмасы» KazanExpress компаниясе тарафыннан формалаштырылган.

«Ярдәм» хәйрия фонды волонтерлары да мохтаҗларга ярдәм итә: алар шәһәр халкына - сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, ялгыз пенсионерларга һәм аз керемле кешеләргә кайнар ашлар белән апрельдән көн саен бушлай ланч-бокслар тарата.

Моннан тыш, көн саен Казан волонтерлары коронавирус инфекциясе корбаннары булу куркынычы янаган төркемдәге өлкән яшьтәге шәһәр халкына азык-төлек һәм дарулар китерә. Азык-төлек һәм дарулар китерү буенча пенсионерлардан, шулай ук волонтер булырга теләүчеләрдән заявкалар «Ачык Казан» системасы сайтында яисә +7(843)236-41-23 (теләсә нинди телефоннардан), 063 (шәһәр телефоннарыннан) телефоннары аша кабул ителә.

Туганнары коронавирус белән авырган казанлылар волонтерларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. Карантинда утырган кешеләр белән элемтәдә булган затлардан гаризаларны Гомумроссия халык фронты бердәм штабындагы кайнар линия телефоны буенча кабул итәләр: +7(800)200-34-11. Волонтерлар мөрәҗәгать итүчеләргә кирәкле продуктлар һәм даруларны китерә. Моннан тыш, карантинда утыручы казанлылар ярдәм сорап +7(843)272-16-73 номеры буенча мөрәҗәгать итә ала. Үзиреклеләр гаризаны кабул итәчәк һәм күрсәтелгән адрес буенча кирәкле продуктлар һәм даруларны китерәчәк.

Барлык яңалыклар