Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.07.2020, 09:31

Казан балаларына кушылган иң сирәк исемнәр Демьян, Ариэлла, Айбикә, Кайя, Славяна булган

29-нчы июньнән 5-нче июльгә кадәр ГХАТ Казан бүлекләрендә 370 бала тууы теркәлгән.


(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль). 29-нчы июньнән 5-нче июльгә кадәр ГХАТ Казан бүлекләрендә 370 бала тууы теркәлгән.

Иң яшь әнигә - 18, иң яшь әтигә - 20 яшь. Иң өлкән әнинең яше - 45, иң өлкән әтигә - 50 яшь. Тугач та баланың минималь авырлыгы 1290 грамм тәшкил иткән, ә максималь авырлыгы - 4780 грамм, дип хәбәр итә Казан ГХАТ идарәсе.

Үткән атнада балаларга кушылган исемнәр арасында иң популярлары: Камил, Тимур, Кира, Марк, Әмир, Кәрим, Ева, Әминә, София, Әмирхан. Ата-аналар үзләренең сабыйларын атаган иң сирәк исемнәр - Демьян, Ариэлла, Стефания, Этери, Эльмар, Айбикә, Кайя, Славяна, Йосыф.

Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 154 пар үзләренең никахларын теркәгән.

Барлык яңалыклар