Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.10.2020, 13:20

23 октябрь көнне «Казан» гаилә Үзәгендә алтын юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды

23 октябрь көнне «Казан» гаилә Үзәгендә алтын юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды

23 октябрь көнне «Казан» гаилә Үзәгендә алтын юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды. Салават Гали улы һәм Рәисә Зиновий кызы Фәрәхетдиновлар 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Яшь Салават һәм Рәисә 1969 елның җәендә танышалар. Салават Казанхимстрой трестында эшли, төзелеп килүче объектларның берсе - 122 нче мәктәпкә эш белән килгән була, анда Фрунзе Политехник институты студенты Рәисә җитештерү практикасы уза. Шулай танышып китәләр. 1970 елның 23 октябрендә Салават һәм Рәисә никахларын законлы рәвештә теркәргә карар итәләр. Салават Галеевич Казан төзелеш техникумын, төзелеш институтын һәм банк мәктәбен тәмамлаган. Карьерасын Казанхимстройда башлаган, трест мастеры булган. Аннары Мәскәү райкомы партиясенең икенче секретаре, Казан шәһәре Башкарма комитеты рәисе урынбасары һәм Татарстан Республикасы көнкүреш хезмәте күрсәтү министры урынбасары була. Республика салым инспекциясендә эшли. Аннары Уникс баскетбол клубы генераль директоры урынбасары итеп билгеләнә. Раиса Зиновьевна Фрунзе политехник институтын тәмамлый. Казанхимстрой трестында, аннары Казан индустриаль-педагогика техникумында укытучы булып эшли. Фәрәхетдиновлар үзләренә лаеклы кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр. Оныклары-Камилла, Зәйнәп, Эмилия, Кемаль һәм Әлпарслан юбилярларның зур куанычы. Салават Галеевич 60 елдан артык балык тоту белән шөгыльләнә, шулай ук аның ау һәм бакчачылык белән мавыгуы да бар. Рәисә Зиновьевна театр, кино ярата, фортепианода уйный. Фәрәхетдиновлар сәяхәт итәргә, сәяси һәм икътисади яңалыклар турында бергәләп фикер алышырга яраталар. Тантанада Казан мэры Илсур Метшин исеменнән котлау хаты һәм бүләк тапшырылды. Юбилярлар «Казан» гаилә Үзәгенең Мактау китабына имзалар куйдылар. Без юбилярларга бәхет һәм сәламәтлек телибез!
Барлык яңалыклар