Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.01.2020, 11:03

2020 елның 29 гыйнварында Идел буе районы ГХАТ бүлегендә быел 50 ел бергә гомер иткән 16 парны котлау тантанасы булып узды.

2020 елның 29 гыйнварында Идел буе районы ГХАТ бүлегендә быел 50 ел бергә гомер иткән 16 парны котлау тантанасы булып узды. Алтын юбилейны бергә каршылау безнең парларга насыйп булды. Алтын йөрәк һәм алтын акыл - бу сыйфатлар безнең гаилә бәйрәмендә катнашучыларны билгеләделәр. Тантаналы шартларда, искиткеч вакыйга уңаеннан, очрашуның төп геройларына Мэрның котлау хаты һәм акчалата бүләк тапшырылды. Бу көнне истәлекле вакыйганың шатлыгын уртаклашырга килгән туганнары һәм якыннарының котлауларын, бүләкләр һәм чәчәкләрен юбилярлар бик зур рәхмәт белән кабул иттеләр. Юбилярларның туганнары һәм якыннары алдында гаилә тормышы юбилярлары бер-берсен үбешү белән котладылар, тормышларының дулкынландыргыч мизгелләрен искә төшерделәр һәм гаилә бәхетенең серләре белән уртаклаштылар. Бу бәйрәм юбилярлар күңелендә сакланыр һәм гаилә бердәмлегенә, бердәмлеккә, дуслыкка һәм мәхәббәткә хезмәт итәр, дип чын күңелдән ышанабыз.
Барлык яңалыклар