11 август көнне «Казан» гаилә Үзәгендә «Яшь гаилә мәктәбе»нең чираттагы дәресе узды. Психолог белән очрашуда яшь парлар катнашты.
Гаилә психологы Гүзәл Закирова яшьләргә чын бәхет төзи алулары, бер-берсенә ышанырга өйрәнүләре турында сөйләде. Булачак парлар иҗади биремнәрдә катнаштылар һәм сорауларга җавап бирделәр.
«Яшь гаилә мәктәбе» дәресләре булачак яшь парларга яңа статус белән үзләштерергә, гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында белем алырга, гаилә тормышына аяк басуга әзерләнергә ярдәм итә.
Шулай ук кияү һәм кәләшләр өчен язылышу тантанасын «Казан» гаилә үзәге белгече Айсылу Маннановадан уздыру тәртибе турында инструктаж узды.