Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.05.2020, 16:25

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында төзелеш һәм юл тармаклары мәсьәләләре турында фикер алыштылар


(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы май). Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеш һәм юл тармаклары мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Чарада Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.

Төзелешне тәмамлау һәм алданган өлешчеләр йортларын файдалануга тапшыру өчен финанслау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

«ДОМ.РФ» акционерлык җәмгыяте белән хезмәттәшлек турында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, 2019 елның октябрендә федераль карар нигезендә махсуслаштырылган Фонд булдырылган, анда алданган өлешчеләр кергән. Техник заказчы билгеләнде, аңа «ДОМ.РФ» акционерлык җәмгыяте аша кирәкле акчалар бүлеп биреләчәк.

Фонд белән 4 проблемалы төзелеш объектына (2049 фатир), шул исәптән алданган өлешчеләрнең 1549 фатирына (МЧС торак комплексы һәм Казандагы Достоевский урамы, 57 адресы буенча урнашкан торак йорт) 5,5 млрд сумлык килешү төзелгән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Республика тарафыннан финанслауга кушылу сыйфатында 2,2 млрд сум күләмендә акча кертелде. Төзүче хокукларын тапшыруны тәэмин итәргә кирәк иде, Достоевский урамында төзүче хокуклары агымдагы елда тапшырылды. МЧС торак комплексы объектлары буенча документлар эштә.

Өстәмә рәвештә республика тагын алты объектны төзеп бетерү үтенечен юллады.

Киңәшмәдә шулай ук «Казан - Оренбург» федераль автомобиль юлының яңа маршрутын үстерү өчен «Шәле (М-7) - Баулы (М-5)» түләүле автомагистрален төзү проектын гамәлгә ашыру турында да фикер алыштылар.

Барлык яңалыклар