Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.05.2019, 12:22

Казан Мэры Бөек Новгород башлыгы белән очрашты

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май, Алена Мирошниченко). Казан Мэры Илсур Метшин бүген Бөек Новгород башлыгы Сергей Бусурин белән очрашты. Катнашучылар «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» илкүләм чемпионатының финал этабын уздыру, шулай ук Бөек Новгородның «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге составына керүе турында фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, бүлек президенты - Илсур Метшин.

Сергей Бусурин җитәкчелегендәге Новгород делегациясе кичә «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» Илкүләм чемпионатының финал этабын ачуда катнашты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Бөек Новгород 2021 елда узачак милли чемпионат финалын кабул итәчәк. «Без команда белән чемпионатны оештырганда эшләребезне ничек төзергә кирәк булачагын карарга килдек», – дип сөйләде Сергей Бусурин.

Казан Мэры билгеләп үткәнчә, үз вакытында мондый масштабтагы чараларны үткәрүгә әзерлек вакытында Казан да хезмәттәшләренең тәҗрибәсен үзләштергән. «Кешеләр җырлый һәм бии белү күнекмәсен үзләштереп тумаган кебек, шәһәрләр һәм аларның мэрлары эре чараларның ничек үткәрелүен белми. Барысы да тәҗрибә алмаша. Без Универсиадага әзерлек чорында шулай булдык, ул вакытта башка шәһәрләрдән килгән коллегалар безгә барысын да сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Шуңа күрә иң яхшы вариант – барысын да үз күзләрең белән күрү», – дип ассызыклады Илсур Метшин һәм, WorldSkills милли чемпионатын уздыру Казан өчен – «дөнья ярышлары алдыннан барлык кытыршылыкларны шомартып бетерү мөмкинлеге», - дип өстәде.

Фикер алышу темаларының берсе Бөек Новгородның «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге составына керүе булды. Аның территориясе аша Санкт-Петербург һәм Мәскәүне бәйләүче төп автомобиль, тимер юл, һава һәм су транспорт магистральләре уза - Новгород өлкәсе уникаль транспорт-географик урынчалыкка ия. Әмма бүгенге көндә Казан белән Бөек Новгородны тоташтыра торган һава юллары юк. Казаннан поезд белән Бөек Новгородка кадәр Мәскәү, Санкт-Петербург яки Түбән Новгородта күчеп утырып, барып җитәргә мөмкин.

Очрашу кысаларында шулай ук Бөек Новгородта туризмны үстерү мәсьәләсе дә күтәрелде. Әйтик, 224 мең кешелек халкы булып, бирегә ел саен 600 мең турист килә. Сергей Бусурин билгеләп үткәнчә, хәзер аларның максаты – ел саен 1 млн турист кабул итү. Исегезгә төшерәбез, узган ел Казан үзендә 3 млн 200 мең туристны кабул итте. 

Очрашуда шулай ук Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева, Бөек Новгород администрациясе башлыгы урынбасарлары Ирина Кормановская һәм Александр Матюнин катнашты.

Фоторепортаж
Казан Мэры Бөек Новгород башлыгы белән очрашты
Видеорепортаж
21.05.2019 11:22
Казан Мэры Бөек Новгород башлыгы белән очрашты
Барлык яңалыклар