Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.01.2020, 16:34

И.Метшин алданган өлешчеләр турында: «5 ел эчендә без тулы аңлаешсызлыктан төгәл проблемаларны хәл итүгә кадәр озак юл үттек»


(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Казанда 5 ел эчендә өлеш кертеп башкарылган төзелеш буенча 20-дән артык проблемалы объект файдалануга тапшырылды. Бүгенге көндә төзелеп бетмәгән 9 объект бар. 6 йорт буенча килешү төзелде һәм финанслау чыганаклары билгеләнде, аларның 4-есе яңа схема буенча гражданнар хокукларын яклау федераль фонды хисабына төзеләчәк. Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, федераль законнардагы үзгәрешләр алданган өлешчеләр проблемаларын әкренләп хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Бүгенге көндә 4408 фатирлы 21 проблемалы объект төзелеше тәмамланган

Өлеш кертеп башкарылган төзелешнең проблемалы объектларын төзеп бетерү турында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов хәбәр итте. Ул искәрткәнчә, алданган өлешчеләр проблемасы беренче тапкыр Казанда 2008 елда барлыкка килгән – ул вакытта мондый 75 объект булган. 2014 елда күпчелек йортлар буенча проблеманы хәл итеп булды – 69 йорт төзелеп бетте. 2015 елда шәһәр кабат алданган өлешчеләр проблемасы белән очрашкан – ул вакытка 30 объект буенча төзүчеләрнең өлешчеләр алдында үз йөкләмәләрен үтәмәве ачыкланган.

«Федераль хакимият ярдәме белән шәһәр һәм республиканың уртак эше нәтиҗәсендә проблемалы объектлар саны шактый кимеде, – дип билгеләп үтте А.Нигъмәтҗанов. - Бүгенге көндә 4408 фатирга исәпләнгән 21 объект төзелеше тәмамланды».

Узган елның 1-нче гыйнварына Казанда 3432 фатирлы проблемалы 16 объект файдалануга тапшырылган. 2019 елда 53 мең кв. м мәйданлы 976 фатирлы тагын 5 йортны файдалануга тапшырдылар. Бу - Четаев урамындагы 136 фатирга исәпләнгән 4-нче номерлы йорт, «Молодежный» торак комплексының Нокса Авышлыгы буенча урнашкан 108 фатирга исәпләнгән 1-нче номерлы йорты , Чистай урамы буенча 68-нче кварталда урнашкан 311 фатирлы йорт һәм Фучик урамындагы 241 фатирга исәпләнгән торак йортлар.


30 объектның 9-ы, шул исәптән «Фон» компанияләр төркеменең 5 йорты (2189 фатир һәм 1595 өлеш кертеп катнашу килешүе) һәм «Свей» фирмасының 4 йорты (1107 фатир һәм 1284 өлеш кертеп катнашу килешүе) төзелеп бетмәгән. Барлык объектлар буенча да эш алып барыла, дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.

«Башта алданган өлешчеләр проблемасы бары тик муниципаль җаваплылык зонасы буларак кына кабул ителде. Хәзерге вакытта федераль хакимият дәрәҗәсендә әлеге проблеманың өлеш кертеп төзүне җайга сала торган законнарның камил булмавы аркасында барлыкка килүен аңлау бар», - дип билгеләп үтте спикер.

«5 ел эчендә без тулы аңлаешсызлыктан төгәл проблемаларны хәл итүгә кадәр озак юл үттек, - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. - 30 проблемалы йортның 9-ы калды. Ил җитәкчелеге дәрәҗәсендә бу мәсьәләләр буенча фикер алышынды, һәм моның системалы хата булуы ачыкланды – төзүчеләрнең законнардагы җитешсезлекләрне үз мәнфәгатьләрендә куллануы аңлашылды. Бәхеткә, хәзер бу проблемалар хәл ителә».

Федераль фонд хисабына «МЧС» торак комплексы йортларын һәм Достоевский урамы буенча урнашкан 57-нче номерлы йортны төзеп бетерәчәкләр

2019 елда алданган өлешчеләр проблемасын хәл итү өчен законнар кабул ителде, алар нигезендә проблемалы объектлар төзелешен тәмамлауга вәкаләтле фондлар булдыру карала, дип искәртте А.Нигъмәтҗанов. Әлеге фондларның эшчәнлеген финанслау гражданнарның һәм өлеш кертеп төзүдә катнашучыларның хокукларын яклау фонды аша гамәлгә ашырыла, аның бюджеты федераль һәм региональ финанслау хисабына формалаштырылачак. «Федераль фонд акчалары төзелешне тәмамлау өчен дә, зыян күргән гражданнарга торакның базар бәясе буенча компенсация түләүләренә дә юнәлдерелергә мөмкин» , – диде А.Нигъмәтҗанов һәм барлык финанс операцияләренең «Дом РФ» банкының вәкаләтле вәкиле катнашында узачагын өстәде.

2019 елның декабрендә Федераль фонд белән «МЧС» торак комплексының 3-нче, 4-нче номерлы йортлары һәм 2-нче номерлы торак йортның калган блоклары («Фон» компанияләр төркеме) һәм Достоевский ур., 57 торак йорты («Фирма «Свей» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте) төзелешен тәмамлау турында килешү төзелде. «Дом.РФ» алдан бәяләүләре буенча, әлеге объектларны төзеп бетерү өчен бүлеп бирелә торган финанслау күләме 5,5 млрд сум тәшкил итә. Бүлеп бирелә торган акчаларның ахыргы суммасы объектларның бәясенә Дәүләт экспертизасы нәтиҗәләре буенча ачыкланачак.

А.Нигъмәтҗанов хәбәр иткәнчә, Достоевский ур., 57 адресы буенча урнашкан торак йортны проектлауның заманча нормаларына туры китерү өчен проект документларын эшләп бетерү башкарылган һәм Дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсе алынган. «МЧС» торак комплексының 3-нче һәм 4-нче номерлы торак йортлары буенча проектлар эшләнгән, Дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәләре һәм төзелешкә рөхсәтләр алынган. Сүз уңаеннан, 3-нче һәм 4-нче номерлы йортларның әзерлек дәрәҗәсе «Фон» компанияләр төркеме объектлары арасында иң түбәне.

Әлеге объектларның яңа төзүчесе республикада «Дом РФ»дан төзелгән федераль фонд булачак. Әлеге объектлар буенча техник заказчы буларак Баш инвестиция-төзелеш идарәсе чыгыш ясаячак, ә подрядчыларны конкурс нәтиҗәләре буенча билгеләячәкләр.

«Санап үтелгән объектлардан тыш, федераль фондка «Молодежный» торак комплексының 5-нче номерлы торак йортын һәм «Фирма «Свей» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 3-нче һәм 6-нчы номерлы торак йортларын төзеп бетерү мөмкинлеге турында тәкъдим җибәрелде», - дип өстәде А.Нигъмәтҗанов. - Мәсьәлә уңай хәл ителгән очракта, әлеге объектларны төзүче буларак шулай ук «Дом.РФ»дан федераль фонд чыгыш ясаячак.

«Молодежный» торак комплексының 2-нче номерлы йортын һәм Заслонов урамы буенча урнашкан трак йортны республика алданган өлешчеләр фонды ярдәме белән төзеп бетерәчәкләр

Казанда тагын ике проблемалы объект 2018 елда ТР Президенты йөкләмәсе буенча төзелгән ТР намуссыз төзүчеләренең гамәлләреннән зыян күргән затларга ярдәм фонды ярдәмендә төзелеп бетәчәк. Республика фонды проблемалы йортлар төзелешен тәмамлауны финанслауда катнаша, шул исәптән яңа подрядчыга компенсацион җир кишәрлекләрен тапшыру юлы белән дә.

Шулай итеп, «Молодежный» торак комплексының 2-нче номерлы йортын төзеп бетерүне финанслау подрядчыга – «Ак таш» компаниясенә – 33-нче Хәрби шәһәрчектә 28 мең кв.м мәйданлы республика җир участогын бирү юлы белән башкарылачак. Бүгенге көндә кирпеч өю һәм торак йорт түбәсен ябу буенча эшләр башкарылган.

Проблемалы объектларны финанслау һәм төзеп бетерүнең әлеге механизмы «МЧС» торак комплексының 2-нче номерлы торак йортының «А» блогында кулланылырга мөмкин. Объект подрядчысына – «Комосстрой» (Ижау) компаниясенә-Татарстан Республикасы Президенты боерыгы белән элегрәк Федераль милектә булган, Губкин урамы буенча урнашкан 9409 кв.м мәйданлы җир кишәрлеге бүлеп бирелгән.

«Бриз» компанияләр төркеме торгларда Заслонов урамындагы җир кишәрлеген һәм «Фирма «Свей» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте банкротлыгы турындагы эш кысаларында төзелеп бетмәгән объектны сатып алды. Бүгенге көндә «Бриз» компанияләр төркеме кирәкле проект һәм рөхсәт документларын рәсмиләштерә һәм 2020 елның беренче кварталында эшкә керешергә планлаштыра.

«Без, ниһаять, яңа алданган өлешчеләр барлыкка килүенә мөмкинлек бирмәячәк системаны күрәбез»

Узган елның 1-нче июленнән өлеш кертеп төзүнең яңа тәртибе билгеләнде, дип искәртте А.Нигъмәтҗанов. Әгәр элек торак төзегәндә төзүчеләр өлешчеләрнең акчаларын турыдан-туры куллана алса, хәзер гражданнар акчасын вәкаләтле банкларда эскро-хисапларга гына җәлеп итәргә мөмкин. Төзүче әлеге акчаны йортны файдалануга тапшырганнан соң гына ала алачак, ә торак төзегәндә бары тик үзенең яки кредит акчаларын гына куллана ала.

А.Нигъмәтҗанов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Казанда өлеш кертеп башкарылган төзелеш буенча 107 объект төзелә, шуларның 76-сы иске кагыйдәләр буенча төзелеп бетә.

31 объектны төзү өчен төзүчеләр вәкаләтле банклар белән 20 млрд 180 млн сум күләмендә кредит алу өчен килешүләр төзеде. Әлеге килешүләр кысаларында банклар төзүчеләргә 3 млрд 260 млн сум күләмендә кредит биргән. Югарыда күрсәтелгән объектларда төзүчеләр тарафыннан банкларның эскро-хисапларына җәлеп ителгән өлешчеләрнең акчасы 4 млрд 320 млн сум тәшкил итә. Төзүчеләр банкларга өлешчеләрнең акчаларын шул ук банклардан кредит алу белән чагыштырганда 1 млрд 60 млн сумга күбрәк җәлеп иткән.

«Кем кемгә кредит бирә? - дигән сорау туа. Бүгенге көндә Казанда проектлы финанслау схемасы буенча бер объект файдалануга тапшырылган инде. Төзүче мәгълүматларына караганда, әлеге схеманы куллану нәтиҗәсендә объектның үзкыйммәте якынча 7-8%-ка арткан, – диде А.Нигъмәтҗанов. - Торакның үзкыйммәте үсүенә, ә аларның керемнәренең бер өлеше банкларга күчүенә бәйле сорау туа - бу торак күләмен арттыруга ярдәм итәрме?».

Әлеге проблеманы хәл итү өчен Мэр төзүчеләр белән бергә җыелырга һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин исеменә тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Федераль закондагы үзгәрешләр алданган өлешчеләр проблемаларын әкренләп хәл итәргә мөмкинлек бирә, дип өстәде Мэр. «Без, ниһаять, яңа алданган өлешчеләрнең барлыкка килүенә мөмкинлек бирмәячәк системаны күрәбез, – диде ул. – Без бу мәсьәләләрне атна саен игътибар белән карыйбыз. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов моңа зур игътибар бирә, моны контрольдә тота. Бездә алты йортны төзеп бетерү буенча төгәл күзаллау бар, ә калганнарын федераль фонд программасына кертәчәкбез».

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 13.01.2020
Видеорепортаж
13.01.2020 11:06
Барлык яңалыклар