Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.02.2021, 12:23

Коронавирус пандемиясе чорында Казанда мохтаҗ гаиләләргә 80 меңнән артык азык-төлек җыелмасы таратылган

Аларны китерү өчен волонтерларны һәм шәһәр Башкарма комитеты хезмәткәрләрен җәлеп иткәннәр.

Фото:  Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче февраль, Ксения Швецова). Казанда коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында үз-үзеңне изоляцияләү режимы чорында, даими рәвештә, шәһәрнең мохтаҗ кешеләренә ярдәм күрсәтелгән. Волонтерлар Казан гаиләләренә, төрле хәйрия акцияләре кысаларында, 80 меңнән артык азык-төлек җыелмасы илткән. Бу хакта район администрацияләре башлыклары Казан Мэры Илсур Метшинга узган елдагы эш нәтиҗәләре турындагы хисап барышында сөйләде.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев хәбәр иткәнчә, 3500-дән артык гаилә ярдәм алган. Күп килограммлы хәйрия җыелмаларын мохтаҗларга беренче булып «Бәхетле» һәм KazanExpress компанияләре җибәргән. ТР Президенты йөкләмәсе буенча үткәрелгән «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» акциясе барышында, аз керемле гаиләләргә 14 мең 173 азык-төлек җыелмасы китерелгән, һәр тартманың авырлыгы 12 кг тәшкил иткән.

Шулай ук җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләр, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр, ата-аналары үзмәшгуль булган, 65 яшьтән өлкәнрәк, керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган ялгыз яшәүче пенсионерлар да җыелма алган. Хәйрия ярдәмен таратуда 12 зур йөк автомобиле, 50 газель, 8 микроавтобус һәм администрация хезмәткәрләренең шәхси транспорты җәлеп ителгән. Барлыгы 200 тоннага якын азык-төлек җыелмасы ташылган.

Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүчеләргә, хәйрия акцияләре кысаларында, администрация тарафыннан 14 мең 79 азык-төлек җыелмасы китерелгән, дип хәбәр итте хакимият башлыгы Андрей Лобов.

Киров һәм Мәскәү районнарында хәйриячеләрне һәм волонтерларны «Ярдэм» фондының «Тормыш юлы» акциясе берләштергән. Ике ай эчендә алар 74 мең 412 төшке аш әзерләгәннәр һәм таратканнар, мохтаҗ һәм торыр урыны булмаган 4300 кешене ашатканнар, дип хәбәр итте район администрациясе башлыгы Сергей Миронов. Моннан тыш, администрация хезмәткәрләре белән бергә 300 волонтер 3,5 меңнән артык гаиләгә 13 мең 613 азык-төлек җыелмасы китергән.

Совет районында администрация, волонтерлар ярдәме белән, авыр хәлдә калган гаиләләр өчен 27 мең 834 азык-төлек ярдәме җыелмасы алуны оештырган. Җыелманы 426 волонтер китергән, алар йортларга 820 тапкыр чыккан.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык районнарда да мәктәптә ташламага ия булган балаларга 2 тапкыр азык-төлек җыелмалары оештырылган. Шулай ук ел дәвамында бөтен шәһәр буенча мохтаҗларга дару җыелмалары илтелгән.

Исегезгә төшерәбез, Казанда «Без бергә» үзара ярдәм штабы булдырылды. Ирекле ярдәмчелләр, заявкалар буенча, 60 яшьтән өлкәнрәк булган ялгыз яшәүче пенсионерларга, шулай ук үзизоляцияләдәге яки авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә азык-төлек һәм дарулар китерелгән

Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты тарафыннан оештырылган волонтерлык хәрәкәтендә 2020 ел дәвамында барлык яшьтәге 1,5 меңнән артык ирекле кеше катнашкан, 150-дән артык кеше даими рәвештә волонтер булып кала. Моннан тыш, яшьләр сәясәте учреждениеләренең тагын 30-га якын хезмәткәре көн саен диспетчер буларак кизү тора, даруханәләрдән дарулар алып, кирәк булганда волонтерларны алыштыра. 


Барлык яңалыклар