Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.09.2019, 17:15

Казанда «Молодежный» торак комплексының беренче йортында эшләр тәмамланып килә


(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы сентябрь, Алсу Сафина). Казанның Нокса авышлыгындагы «Молодежный» проблемалы торак комплексының беренче йортындагы эшләр финиш сызыгына чыкты. Хәзер йорт яны территориясе актив төзекләндерелә, коммуникацияләрне тикшерү эшләре бара. Киләсе атнада ТР буенча Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең йомгаклау тикшерүен үткәрүгә гариза җибәрү планлаштырыла. Бу хакта Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов үткәргән челтәр һәм төзелеш оешмалары вәкилләре катнашында узган күчмә киңәшмәдә билгеле булды.

 Киңәшмәдә «Ак таш» компаниясе директорының беренче урынбасары Дмитрий Клыков сөйләп үткәнчә, эшне билгеләнгән вакытка тәмамлау планлаштырыла. Шуны да искәртик: төзү-монтаж эшләрен 20-нче сентябрьгә бетерү планлаштырылган иде, ләкин, җиһазлар белән тәэмин итү вакыты аркасында, эшләрне тәмамлау вакыты 10 көнгә күчерелде. Хәзерге вакытта йорт территориясендә төзекләндерү эшләре бара, аерым алганда, асфальт җәелә. Бу эшләр шулай ук дүшәмбегә тәмамланырга тиеш.

Киңәшмә барышында челтәрләр һәм коммуникацияләр, аерым алганда, җылылык буенча мәсьәләләр турында фикер алыштылар. «ШҖП (шәхси җылылык пункты - иск.) әзер, прессланган, хәзер изоляция һәм автоматиканы тәмамлау эшләре бара», - дип билгеләде Д.Клыков.

Киләсе атнада Дәүләт төзелеш күзәтчелегенә йомгаклау тикшерүен үткәрүгә гариза җибәрү планлаштырыла. Азат Нигъмәтҗанов калган мәсьәләләрне якын арада хәл итәргә кирәклеген билгеләп үтте.

 Исегезгә төшерәбез, «Молодежный» торак комплексы 5 йортны үз эченә ала, бүгенге көндә аларның икесе тапшырылган, тагын ике объектта эшләр бара. «Фон» торак комплексының 20 катлы беренче йортын төзүгә «Ак таш» узган елның көзендә кереште. Параллель рәвештә икенче 14-16 катлы йортта эшләр башланды. Башта подрядчы сыйфатында «Строй төзелеш компаниясе» компанияләр берләшмәсе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җәлеп ителде, хәзер эшләрне «Ак таш» үткәрә. Торак комплексның бишенче йорты инде берничә ел субай этабында тора.

Киңәшмәдә шулай ук тагын ике объект буенча эшләр турында фикер алыштылар: «Молодежный» торак комплексының икенче йорты һәм «МЧС» торак комплексының икенче йорты эшләренә «Комосстрой Казан» тотынырга ниятли.

Фоторепортаж
«Молодежный» торак комплексының беренче йортында узган киңәшмә, 26.09.2019
Видеорепортаж
26.09.2019 16:30
Барлык яңалыклар