Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.07.2021, 11:30

Мошенниклар телефон аша Казанда яшәүче ханымнан 1 миллион сум акча урларга маташкан

Ялганны вакытында ачыклап, хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июль). Казанда яшәүче хатын-кызны телефон мошенниклары алдарга тырышып караган. Ялганны вакытында ачыклап, хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән.

Казанда яшәүче хатын-кыз мошенниклык омтылышы турындагы гаризаны 28-нче июль көнне «Гвардия» полиция бүлегенә тапшырган. Ул аңа үзен банк хезмәткәре дип таныштырган билгесез кеше шалтыратуын һәм аңа законсыз рәвештә 7 мең сум күләмендә рәсмиләштерелгән кредит турында сөйләгән. Банк хезмәткәре проблеманы хәл итәргә тәкъдим иткән. Ул ризалашкан һәм шалтыратучы кушкан барлык гамәлләрне башкара башлаган: хатын-кыз банк картасының номерын әйткән, шулай ук СМС-хәбәрләрдән алынган кодларны да атаган. Бу вакыт эчендә шалтыратучы элемтәдә булган һәм сүзне бүлдермәүне таләп иткән. Әмма шәхси хәлләр аркасында, ханымга телефонын сүндерергә туры килгән, шуннан соң ул аны алдарга омтылуларын аңлаган.

Ул банкның кайнар линиясенә мөрәҗәгать иткән һәм үзенең дебет картасын яптырган. Шул ук вакытта мошенниклар аңа шалтыратуларын дәвам иткән, әмма барлык чакыруларны хатын кире каккан. Соңрак зыян күрүченең банк офисында аңа 1 млн сум күләмендә онлайн-кредит рәсмиләштерелүе хакында раслаганнар – бу акчаларны мошенниклар урларга маташкан.

Хәзер әлеге факт буенча «Урлауга һөҗүм» җинаять билгеләре буенча кузгатылган җинаять эше тикшерелә, булган хәлнең барлык шартлары ачыклана, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, җинаять корбаны булмас өчен, таныш булмаган затлардан килгән мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәк. Бер генә очракта да таныш булмаган кешеләргә үз банк карталары һәм счетларыңдагы мәгълүматларны хәбәр итәргә, акча күчерергә ярамый.

Алдашу очраклары турында кичекмәстән «02» яки «112» телефоннары буенча хәбәр итәргә кирәк.

Каракларның нинди схемалар куллануы һәм аларның хәйләләренә ничек эләкмәскә икәнлеге турында сылтама буенча укырга мөмкин.

Барлык яңалыклар