Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.10.2019, 15:19

Казанның коммерцияле булмаган оешмалары террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча иң яхшы проектлар өчен бүләкләнде


(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Башкарма комитетында терроризм һәм экстремизмны профилактикалау өлкәсендәге социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда катнаша торган коммерцияле булмаган оешмалар өчен грант конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләделәр. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан башкаласы Башкарма комитеты башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Гафаров тапшырды.

Төп приз - 500 мең сумлык грант - хөкем ителүчеләр һәм аларның туганнары өчен эшләп килә торган «Киләчәккә караш» мәгълүмати-танып белү хокукый портал проекты өчен Социаль-тернәкләндерү һәм адаптация үзәгенә тапшырылды.

«Киләчәк буын» балаларга ярдәм хәйрия фонды тарафыннан тәкъдим ителгән «Апельсин» традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне үстерү буенча балалар креатив-адаптация мәйданчыгы проекты, шулай ук Казан православие дини семинариясе тәкъдим иткән «Тынычлыкка юл» толерантлык мәктәбе проекты конкурс лауреатлары дип танылды. Аларның һәркайсына 250 мең сумлык грант тапшырылды.

Конкурста барлыгы биш социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешма катнашты. Конкурсның максаты - толерантлыкны, милләтара татулыкны үстерү буенча иң яхшы программаларны ачыклау, шулай ук экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш. Чара «Экстремизмга – юк» айлыгы һәм 2016-2020 елларга терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау шәһәр программасы кысаларында узды.

Фоторепортаж
Казанның коммерцияле булмаган оешмаларын терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча иң яхшы проектлары өчен бүләкләделәр
Барлык яңалыклар