Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.06.2020, 10:19

Татарстан үзмәшгульләренә дәүләт ярдәме кысаларында 139 млн сум кайтарылачак


(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь). Дәүләт ярдәме кысаларында татарстан үзмәшгульләренә 138,9 млн. сум кайтарылачак. Республиканың 60 меңнән артык эшкуары 2019 елда һөнәри керемгә түләнгән салымны тулысынча алачак. Моннан тыш, барлык үзмәшгульләргә бер минималь хезмәт хакы күләмендә салым капиталы биреләчәк.

Федераль салым хезмәте идарәсенә алар тарафыннан 2019 ел өчен һөнәри керемгә үзләре түләгән салымны кайтаруга 1,6 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Федераль салым хезмәте идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда бу категория эшмәкәрлек вәкилләре биргән дәүләт ярдәменең гомуми суммасы 138,9 млн сумнан артык тәшкил итәчәк. Субсидияләр һәр айның 20-нче числосыннан да соңга калмыйча автомат рәвештә күчерелә.

Моннан тыш, гамәлдәге, шулай ук яңа теркәлгән гражданнар өчен бер минималь хезмәт хакы күләмендә салым капиталы бирелә (Татарстан өчен - 12 мең 130 сум). Аның хисабына үзмәшгульләр, үз акчаларын җәлеп итмичә, үз керемнәрен саклап һәм хокукый кырда эшләп, салым түләүләрен быел үткәрә алачак. Бу салым капиталы автоматик рәвештә 10 мең сум күләмендә бирелә торган гамәлдәге салым бонусын арттыра.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында капитал 2020 елның 1-нче июленнән 31-нче декабренә кадәр түләнергә тиешле салым өчен бирелә дип җиткерделәр. Әлеге бонусны исәпләү автомат рәвештә бара, мәгълүмат шәхси кабинетта яки «Минем салым» мобиль кушымтасында күренә.

Хәзерге вакытта республикада 66 мең 474 үзмәшгуль теркәлгән. Бу республика икътисадының рәсми булмаган секторында эшләүчеләрнең 20,5%-тан артыгын легальләштерүне аңлата. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, биредә башка Россия төбәкләрендә язылган, әмма Татарстан территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы гражданнар исәпкә алынмаган. Андыйларның саны - 7,4 меңнән артык кеше.
Барлык яңалыклар