Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.06.2019, 16:50

Казанда җирләү эшенә бәйле актуаль мәсьәләләр турында фикер алышачаклар


(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). 18-нче июньдә Татарстан башкаласында «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Некрополь» форум-күргәзмәсе ачыла.

Форум эшенең беренче көнендә ХХ Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак, анда җирләү эшен алга җибәрүгә бәйле актуаль мәсьәләләр турында фикер алышачаклар. Чарада Россиянең барлык төбәкләреннән килгән 100-гә якын кеше - һөнәри берләшмә белгечләре, Дәүләт Думасы һәм коммерция оешмалары вәкилләре катнашачак.

19-нчы июньдә «Казан ярминкәсе»ндә җирләү эше өлкәсендә терминологияне эшләү һәм актуальләштерү һәм һөнәри стандартлар һәм аларны җирләү тармагында Һөнәри квалификация буенча комиссиянең һөнәри белем бирү системасында куллану буенча эш төркемнәренең ачык утырышы форматында «РФдә җирләү тармагын норматив-хокукый, методик һәм фәнни-белем бирү белән тәэмин итү» темасына түгәрәк өстәл узачак. Түгәрәк өстәлдә Һөнәри квалификацияләр буенча РФ Президенты каршындагы Милли Советның Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә һөнәри квалификацияләр буенча советның җирләү тармагында һөнәри квалификацияләр комиссиясе рәисе, «Ритуал» дәүләт бюджет учреждениесенең Уку үзәге башлыгы, Җирләү тармагы ассоциациясе башкарма вице-президенты Олег Ларионов, Казан Башкарма комитетының Ритуаль хезмәтләр оештыру идарәсе башлыгы Марат Ишкин, җирләү тармагының баш юристы Наталья Савченко катнашачак.

Шулай ук форум кысаларында тармак белгечләре өчен квалификация күтәрү курслары, җирләү товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре презентацияләре, тренинглар, «Иң яхшы церемониймейстер» бәйгесе һәм башкалар узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык яңалыклар