Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Файдалы мәгълүмат

Парковкалар буенча мәгълүмат

Казанда муниципаль урам парковкалары 2015 елның апреленнән Казан шәһәре Башкарма комитетының 2014 елның 30-нчы декабреннән чыккан «Казанның җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында урнашкан түләүле муниципаль парковкалар төзү турында»гы 7660-нчы номерлы карары нигезендә оештырылды.

Түләүле муниципаль парковка зоналары юл билгеләре, мәгълүмат щитлары, тамгалар белән билгеләнгән һәм паркоматлар (түләү алу объектлары) белән җиһазландырылган.

Транспорт чарасын муниципаль парковкада түбәндәге машиналар түләүсез калдыра ала:

− ашыгыч оператив хезмәтләр күрсәтү;
- электромобильләр;
- I һәм II төркем инвалидлар, андый инвалидларны һәм инвалид балаларны йөртүчеләр (әмма инвалидларның транспорт чараларын кую урыннарында гына).

* Муниципаль парковкаларның һәр участогында инвалидлар өчен Юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләре нигезендә җиһазландырылган транспорт чараларын кую өчен кимендә 10% урын (әмма бер урыннан да ким түгел) бүлеп бирелгән. Мондый урыннар «Инвалидлар» өчен 8.17 юл билгеләре белән җиһазландырылган һәм 1.24.3 «Инвалидлар» тамгасы белән билгеләнгән (1995 елның 24-нче ноябреннән чыкан 181-ФЗ номерлы «Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында»гы Федераль законның 15 маддәсе).

МӨҺИМ! 2018 елның 1-нче ноябреннән инвалидларның парковка рөхсәтләре исемлеген алып бару бетерелде һәм аларны исемлеккә кертү буенча муниципаль хезмәт туктатылды (Казан шәһәре Башкарма комитетының 2018 елның 15-нче октябрендә чыккан «Казан шәһәре Башкарма комитетының 2015 елның 20-нче мартыннан чыккан 1555 номерлы карарын үз көчен югалткан дип тану турында»гы 5266 номерлы карары).

Инвалидлар өчен урыннар контроль зонасыннан төшереп калдырылды, әмма әлеге категориядәге кешеләрнең автомобильләре Казан шәһәре муниципаль парковкаларының түләүле урыннарында калдырылса, түләү кагыйдәләре аларга да кагыла.

Муниципаль парковка өчен түләү

Транспорт чарасын калдырган өчен түләү беренче 15 минут эчендә түбәндәге ысуллар ярдәмендә башкарылырга тиеш:

− паркомат (банк карталары, Казанның транспорт карталары);
- Казан паркингы мобиль кушымтасы (parkingkzn.ru);
  - «3116» махсус номерына SMS юллау.

Парковка сессиясенә түләгәндә техник хаталар ясалган очракта шул ук көнне яки икенче көнне Казан Башкарма комитетының Транспорт комитетына (Островский ур., 23/1) гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Муниципаль парковка өчен түләмәү

Түләүле муниципаль парковкада транспорт чарасын калдырганга түләү башкарылмаган очракта административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 3.16 маддәсе нигезендә административ җаваплылык (2 500 сум күләмендә административ штраф) каралган, транспорт чаралары милекчеләре җаваплылыкка тартыла (административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 2.6.1 маддәсе).

Парковка өчен түләмәгәнгә эш кузгату

Муниципаль парковка өчен түләмәгәнгә административ хокук бозу турындагы эш кузгату белән Казан шәһәре Башкарма комитетының Транспорт комитеты шөгыльләнә. Административ хокук бозу турындагы беркетмә төзелми (административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 28.6 маддәсенең 3 өлеше).

Парковка өчен түләмәү эшен карау

Материаллар Казанның төзекләндерү мәсьәләләре буенча административ комиссиясенә (ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлекчәсе түгел) тапшырыла. Материаллар комиссия тарафыннан хокук бозучының катнашыннан башка карала, карар рәвешендә чыгарыла (Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 28.6 маддәсендәге 3 өлеше).

Карарның үтәлеше

Карарның күчермәсе кулланучының теркәлү адресы (административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 29.11 маддәсендәге 2 өлеше) яки Россия Почтасы һәм РФ Дәүләт хезмәтләре порталы сайтларындагы шәхси кабинетына электрон заказ хаты рәвешендә җибәрелә.

* Электрон заказ хатта PDF-документтагы кебек үк мәгълүмат урнаштырыла, аны кирәк булган очракта бастырып чыгарырга мөмкин. Әлеге түләүсез хезмәтне РФ Дәүләт хезмәтләре порталында ясар өчен шәхси кабинет көйләүләре (хәбәрнамәләре) өчен «Заказлы хатларны онлайн-җиткерү» хезмәтен тоташтырырга кирәк.

Карар хат алынганнан соң 10 көн үткәя законлы көчкә керә. Хат комиссиягә конвертта «Саклау срогы чыкты» дигән тамга белән әйләнеп кайткан очракта, карар 10 көннән соң законлы көчкә керә (2005 елның 24-нче мартыннан чыккан 5-нче номерлы «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексын кулланганда судларда барлыкка килә торган кайбер мәсьәләләр турында»гы РФ Югары Суды Пленумы карары).

Карар белән килешмәгән очракта, хокук бозу урыны буенча судка шикаять бирергә мөмкин (Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 30.1 маддәсендәге 1 өлеше). Әйтик, Ирек мәйданында парковкага түләмәгән өчен карарга шикаять – Казанның Вахитов районы судына, ә С.Хәким урамы буенча Казанның Яңа Савин районы судына бирелә.

Административ штраф 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш (Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 32.2 маддәсенең 1 өлеше). Шул ук вакытта, квитанциядә күрсәтелгән хокук бозуның 50% ташламасы әлеге төренә кагылмый.

Карарның мәҗбүри үтәлеше

Штраф түләмәгән очракта карар башкару өчен суд приставына-башкаручыга тапшырыла, шулай ук комиссия әгъзасы тарафыннан Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.25 маддәсендәге 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелә һәм хокук бозучыны теркәү урыны буенча җәмәгать судьясына җибәрелә (Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 32.2 маддәсендәге 5 өлеше).

Җәмәгать судьясы карары белән ул түбәндәге җаваплылыкка тартыла:

− икеләтә күләмдәге штраф (5 000 сум); 

- 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр башкару.

Әйтик, җәмәгать судьясы штраф турында карар чыгара, ул чакта бурычның гомуми суммасы 7 500 сум тәшкил итәчәк: парковкага түләмәгән өчен 2500 сум һәм штрафны билгеләнгән вакытка кадәр түләмәгән өчен 5000 сум.

Салынган штрафны түбәндәге ысуллар белән тикшерергә һәм түләргә мөмкин:

− ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы (www.uslugi.tatarstan.ru) «ЮХИДИ һәм автохезмәтләр» бүлегендә «Админкомиссия: муниципаль парковка, төзекләндерү өлкәсендәге хокук бозулар өчен штрафлар» дип исемләнгән өстәмә битендә;

− РФ дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында (www.gosuslugi.ru);

− «Казан паркингы» сайтында (www.parkingkzn.ru) «Штрафлар» бүлегендә.

Сораулар булган очракта, комиссиягә мөрәҗәгать итә аласыз: Казан, Дементьев ур., 2Б йорт, тел. 8(843)237-72-63, эл.почта: admkom.kazan@tatar.ru.