Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Штрафларга шикаять белдерү

ШТРАФЛАРГА ШИКАЯТЬ БЕЛДЕРҮ


Штрафлар 


Казан шәһәре административ комиссияләре тарафыннан чыгарылган карарның номеры 20 саннан тора һәм 851-дән башлана.

Административ штрафны түләү өчен аңа 0318 саннан башлана торган 25 сандагы исәпләүнең уникаль идентификаторы бирелә.


Административ штрафны түләү срогы карар законлы көченә кергәннән соң 60 көн дәвамында башкарыла (ягъни карар күчермәсе булган хатны тапшыру һәм алу вакытыннан 10 көн узгач яки аны кире комиссиягә «Саклау срогы чыкты» дигән тамга белән кайтарылып 10 көн үткәч).


ИГЪТИБАР! Административ комиссияләр карарларына Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 32.2 маддәсендәге 1.3 өлешенең (юл хәрәкәте өлкәсендә хокук бозулар өчен административ штраф суммасының яртысын түләү турында) гамәлләре кагылмый, шуңа бәйле рәвештә мондый штрафларны тулы күләмдә түләргә кирәк.

 

Ирекле түләү вакытында түләү башкарылмаган очракта, карар башкару өчен суд приставына-башкаручыга җибәрелә (Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 32.2 маддәсендәге 5 өлеше).

 

Моннан тыш, комиссия вәкиле тарафыннан хокук бозучыга карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.25 маддәсендәге 1 өлешендә (Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 32.2 маддәсендәге 5 өлеше) каралган административ хокук бозу турында беркетмә төзелә. Эш материаллары хокук бозучыны теркәү урынының адресы буенча җәмәгать судьясына карап тикшерү өчен җибәрелә. Җәмәгать судьясы карары белән хокук бозучы җаваплылыкка тартыла:

- 15 тәүлеккә кадәр административ арест;

- 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр;

− яки ике тапкыр штраф күләмендә административ штраф.


Штрафлар турында ничек белергә

 

ИГЪТИБАР! Штраф исәпләү һәм түләү турында төгәл мәгълүмат бары тик рәсми чыганакларда гына бар:

- Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре рәсми порталындагы (www.uslugi.tatarstan.ru) «ЮХИДИ һәм автохезмәтләр» бүлегенең «Админкомиссия: муниципаль парковка, төзекләндерү өлкәсендә хокук бозулар өчен штрафлар» өстәмә битендә;

- Россия Федерациясе Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре рәсми порталындагы (www.gosuslugi.ru) «Автоштрафлар» бүлегендә.

 

 Штрафны түбәндәге юллар белән табарга була:

 - транспорт чарасын теркәү турында таныклык буенча; 

- транспорт чарасы хуҗасының паспорт мәгълүматлары буенча; 

- исәпләүнең уникаль идентификаторы буенча.


Штрафка карата шикаять белдерү 


Административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча карарларны яңадан карау тәртибе административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 30 бүлеге белән билгеләнгән.

Карар белән килешмәгән очракта, күчермәсен тапшырганнан яки алганнан соң 10 тәүлек эчендә аңа карата  административ хокук бозу урыны буенча суд тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин (административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 30.1 маддәсендәге 1 өлеше).

Шикаятькә үз кулың белән имза куелырга тиеш. Шикаятьне судка шәхсән бирергә яки почта аша җибәрергә мөмкин.

Административ хокук бозу турындагы эш буенча карарга карата дәүләт пошлинасы салынмый (Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 30.2 маддәсендәге 5 өлеше)

Казан шәһәре административ комиссияләре тарафыннан чыгарылган административ хокук бозу турындагы эш буенча карарга карата шикаятьнең мисалы.

 

Казан шәһәре район судларының адреслары:

 

Казанның Авиатөзелеш район мәхкәмәсе 

420127, Казан шәһәре, Чайковский ур., 19 

тел.: (843) 264-92-00


Казанның Вахитов район мәхкәмәсе 

420043, Казан шәһәре, Лесгафт ур., 33 

тел.: (843) 264-93-00


Казанның Киров район мәхкәмәсе

420032, Казан шәһәре, Шоссе ур., 3

тел.: (843) 264-94-50

  
Казан шәһәре Мәскәү район мәхкәмәсе 

420034, Казан шәһәре, Правосудие ур., 2 

тел.: (843) 264-95-00


Казанның Яңа Савин район мәхкәмәсе

420094, Казан шәһәре, Короленко ур., 58 А

тел.: (843) 264-96-00, 264-96-90 (ф.) 


Казанның Идел буе район мәхкәмәсе 

420101, Казан шәһәре, Мәүлетов ур., 50 

тел.: (843) 264-97-00, 264-97-84


Казанның Совет район мәхкәмәсе

420029, Казан шәһәре, Александр Попов ур., 4а

тел.: (843) 264-98-00, 264-98-94 (ф.)