Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.03.2019, 10:12

Казанда 2 ай эчендә салынган административ штрафлар күләме 40 млн сумнан артып киткән

Бу чорда төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга 17 млн сумнан артык штраф салынган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март). Агымдагы елның 2 аенда Казанның административ комиссияләре административ хокук бозулар турында 10 мең 8 карар чыгарды. Хокук бозучыларга 40 млн 91 мең 900 сумлык штраф салынды.

Контроль органнары иң күп карарларны – 7 мең 657, ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексның "Түләүле муниципаль парковкада (парковка урыннарында) транспорт чараларын урнаштыру өчен түләмәү" 3.16 маддәсе буенча чыгарган, 18 млн 615 мең сумлык штраф салынган.

"Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү муниципаль кагыйдәләрен бозу" өчен (3.6 маддә) 840 карар чыгарылган һәм 17 млн 766 мең сумлык штраф салынган.

794 материал "Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу" 3.2 маддәсе буенча төзелгән, штрафлар суммасы 1 млн 549 мең сум тәшкил иткән. Тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен бозган өчен (3.5 маддә) 991 мең 500 сумлык 512 карар чыгарылган.

ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексның "Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актларын үтәмәү" 2.6 маддәсе буенча 145 карар чыгарылган. Әлеге статья буенча салынган штрафлар суммасы 1 млн 146 мең 100 сум тәшкил иткән.

Барлык яңалыклар