Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.11.2021, 17:50

Казан студентлары транспорт гранты ала ала

Финанс ярдәменә академик бурычлары булмаган көндезге бүлектә укучылар дәгъва кыла.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU 30-нчы ноябрь). Татарстанда транспорт гранты конкурсына старт бирелде. Республика студентлары финанс ярдәме ала һәм җәмәгать транспортында йөрү бәясен компенсацияли алачак.

Ярдәмгә һөнәри белем бирү һәм югары звено белем бирү оешмаларының көндезге бүлектә укучы студентлары, шул исәптән чит ил студентлары өмет итә ала. Алар «бик яхшы» билгеләренә укырга, академик бурычлары булмаска, фәнни-тикшеренү, иҗтимагый, мәдәни-иҗади яки спорт эшчәнлегендә актив катнашырга тиеш.

2021 елда Казанда бер тапкыр бирелә торган түләүләр суммасы 11 мең сум тәшкил итәчәк. Конкурста катнашу өчен студентларга гариза бирергә һәм сайт аша документлар комплектын җибәрергә кирәк.

Искәртеп узабыз, укучылар арасында конкурс 2011 елдан бирле ел саен уздырыла. 2019 елда ТР Хөкүмәте тарафыннан конкурсны финанслауны ике тапкырга арттыру турында карар кабул ителде: елына 30 млн сумнан 60 млн сумга кадәр, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар