Казан Башкарма комитеты Аппаратының Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе Башкарма комитетның структур бүлекчәсе булып тора.
Бүлекчә җитәкчесе – Мөхәммәтшин Артур Рөстәм улы.
Идарә үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясе, федераль законнар җыелмасы, Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексы, Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар турындагы кодексы, Россия Федерациясе Президенты һәм Хөкүмәтенең хокукый актлары, Татарстан Республикасы Конституциясе һәм Татарстан Республикасы законнары, Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты хокукый актлары, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең хокукый актлары, шулай ук әлеге Нигезләмәгә таяна.
- Төп бурычлар
- - шәһәр округы административ комиссиясе эшчәнлеген барлыкка китерү һәм тәэмин итү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру;
- тышкы төзекләндерү өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү мәсьәләләрен хәл итү буенча Башкарма комитетның эшен тәэмин итү;
- тиешле оешмаларга һәм тиешле вазыйфаи затларга административ хокук бозулар кылуга ярдәм итә торган сәбәпләрне һәм шартларны бетерү буенча чаралар күрү турында күрсәтмәләр кертү;
- төзекләндерү өлкәсендә контрольлек эшен башкара торган шәһәрнең контроль органнары эшчәнлеген координацияләү;
- тышкы төзекләндерү өлкәсендә законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту;
- шәһәр һәм район контроль хезмәтләренең нәтиҗәле эшчәнлегенә ярдәм итү;
- тышкы төзекләндерү өлкәсендәге контрольгә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән чараларны башкару.
Идарә 3 административ комиссия эшчәнлеген тәэмин итә:
1. Казанның Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарының административ комиссиясе;
2. Казанның Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарының административ комиссиясе;
3. Казанның аерым төзекләндерү мәсьәләләре буенча административ комиссиясе.
Казанның Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарының административ комиссиясе һәм Казанның Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарының административ комиссиясе төзекләндерү өлкәсендә контроль органнары тарафыннан төзелгән административ хокук бозулар турындагы беркетмәләрне карыйлар.
Казанның аерым төзекләндерү мәсьәләләре буенча административ комиссиясе транспорт чараларын кулланып башкарылган һәм автоматик режимда эшли торган махсус техник чаралар ярдәмендә фиксацияләнгән хокук бозулар буенча материалларны карый.