Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Кадрлар сәясәте идарәсе

Мусина Гөлнара Рәшит кызы
Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы
Хөрмәтле гражданнар!
     Яңа коронавирус йогышы таралуны профилактикалау һәм хезмәткәрләрнең аерым категориясе куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең 26.03.2020 №1431р боерыгы нигезендә Казан шәһәре башкарма комитетында 2020 елның 30 мартыннан 31 маена кадәр дистанцион эш режимы кертелде.

     Бәян ителгәннәрдән чыгып, 2020 елның 30 мартыннан 31 маена кадәр Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Г.Р.Мусина тарафыннан гражданнарны кабул итү гамәлгә ашырылмый.
     
Барлык кызыксындырган сораулар буенча 237-84-42, 299-16-98 телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итә аласыз.




Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының кадрлар сәясәте идарәсе 2007 елда кадрлар бүлеген үзгәртеп кору юлы белән барлыкка килгән.


Идарәнең төп бурычлары
- кадрлар сәясәтен формалаштыру, аның нәтиҗәлелеген системалы анализлау;
- корпоратив мәдәниятне формалаштыру;
- Башкарма комитет, Казан шәһәре Думасы аппараты эшчәнлеген кадрлар белән тәэмин итүне оештыру;
- Башкарма комитет, Казан шәһәре Думасы Аппаратының кадрлар составын системалы анализлау һәм бәяләү;;
- эш өчен персонал сайлау тәртибен билгеләү;
- сыйфатлы кадрлар резервын формалаштыру;
- кадрларны мотивацияләү системасын булдыру һәм камилләштерү, аның нәтиҗәлелеген даими бәяләү, системага агымдагы бурычлар нигезендә кирәкле үзгәрешләр кертү;
- өзлексез корпоратив укыту, муниципаль хезмәткәрләрнең һәм хезмәткәрләрнең өстәмә һөнәри белем бирү системасын булдыру һәм үстерү;;
- идарә компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча Казан шәһәренең югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итү системасын булдыру һәм киңәйтү;
- гамәлдәге законнар нигезендә кадрлар эшен башкаруны оештыру, аның үтәлешен контрольдә тоту;
- гамәлдәге законнар нигезендә муниципаль хезмәт үтүне оештыру;
- коррупцияне профилактикалау буенча чараларны тормышка ашыру
- идарә компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча муниципаль-хокукый актлар эшләү, тиешле документлар рәсмиләштерү;
- хезмәт дисциплинасының үтәлешен контрольдә тоту;
- муниципаль хезмәт турындагы закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр әзерләү.