Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.05.2019, 16:08

Т.Голикова һәм Р.Миңнеханов WorldSkills Russia чемпионатының ярышлар мәйданчыкларын карадылар

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май). Бүген «Казан Экспо»да РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге генераль директоры Роберт Уразов «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионаты финалының ярыш мәйданчыкларын карадылар. Чарада шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.

Татьяна Голиковага ярышларның түбәндәге алты һөнәр блогы компетенцияләре буенча узачагын хәбәр иттеләр: төзелеш өлкәсе, мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре, иҗат һәм дизайн, җитештерү һәм инженерлык технологияләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе, шулай ук транспорт һәм логистика.

Барлыгы 91 компетенция, шулай ук Future Skills блогының 23 компетенциясе тәкъдим ителгән. 48 компетенция буенча WorldSkills Russia Juniors яшүсмерләре ярышачак.

Россия Вице-премьеры һәм Татарстан Президенты «Реверсив инжиниринг», «Синтез һәм минераллар эшкәртү», «BIM мәгълүмати модельләштерү технологияләре», «Виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлыкны эшләү», «Роботлаштырылган эретеп ябыштыру», «ЧПУ белән станокларда токарь эшләре» һәм «ЧПУ белән станокларда фрезер эшләре» компетенцияләре мәйданчыкларында экспертлар һәм конкурсантлар белән аралаштылар.

WorldSkills Академиясе мәйданчыгында пенсия алды яшендәге гражданнарга һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү буенча махсус программада катнашучылар белән очрашу узды. «Без яңа компетенцияләр алабыз, бу бик шәп. Һөнәри үсеш - ул һәрвакыт кызыклы. Безне, пенсия яшенә җитмәгән кешеләрне, алай атамасыннар иде. Без актив тормыш позициясе булган кешеләр. Бездә тәҗрибә, азарт бар, без күп нәрсә булдырабыз. Шуңа да социаль активлык пьедесталыннан китәргә теләмибез», - диде программада катнашучыларның берсе.

Татьяна Голикова белем бирүне оештыру, сорау зур булган компетенцияләр белән кызыксынды, шулай ук программада катнашучыларга алга таба да уңышлар теләде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар