Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.05.2019, 17:42

Worldskills Russia чемпионаты алдыннан Казан коткаручылары тактик-махсус өйрәнүләр узды

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы май). Worldskills Russia чемпионатында катнашучыларның һәм кунакларның иминлеген тәэмин итү максатыннан бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә табибларның, коткаручыларның һәм янгын сүндерүчеләрнең ведомствоара тактик-махсус өйрәнүләре узды.

Өйрәнүләрдә уйланганча, «С» блогында, эретеп ябыштыру эшләрен башкарганда кислород баллоны шартлаган, конструкцияләрнең өлешчә җимерелүе һәм кайбер элементларның януы күзәтелгән. Риваять буенча, бу вакытта бинада меңләгән кеше урнашкан, тамашачылар арасында паника һәм бер-берсен этү башланган.

Бина янына ашыгыч хезмәтләр килеп җиткән арада, объект хезмәткәрләре кешеләрнең бер өлешен урамга чыгарды. Статистлар зыян күрүчеләр роленә керде, ПСЧ-10 янгын сүндерүчеләре бинага керү белән, ярдәм сорарга керештеләр. Янгын сүндерүчеләр белән бергә ярдәмгә Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы 2-нче номерлы зональ эзләү-коткару отряды коткаручылары килде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре зыян күрүчеләрне эзләделәр, аннары яралыларны мәйданчыкка чыгардылар, анда аларны ашыгыч медицина ярдәме һәм һәлакәтләр медицинасы бригадалары көтте. Зыян күргән кешеләрнең кайберләренә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өемнәрдә вакытта ук беренче ярдәм күрсәтте, зарарлану характерына бәйле рәвештә яраларны бәйләде. Янгын сүндерүчеләр коткару белән бер үк вакытта янган конструкцияләрне сүндерделәр.

Өйрәнүләр сценарие буенча 15 кеше зыян күргән. Янгын сүндерүчеләр, коткаручылар һәм табибларның көйле гамәлләре аркасында өйрәнүләр «яхшы» билгесенә узды, куелган барлык бурычлар тулы күләмдә үтәлде, дип хәбәр итә ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар