Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.06.2019, 10:15

Казанның Галиев мәчетендә Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазы узды


(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июнь). Бүген Казанның Галиев мәчетендә изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан бәйрәм намазы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.

Бәйрәм вәгазен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды. Ул Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын укыды. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Ураза бәйрәме дин тотучыларны ислам диненең югары рухи һәм әхлакый кыйммәтләренә, ата-бабаларыбызның традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә юнәлтә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә карата игелекле, кайгыртучан һәм мәрхәмәтле булырга чакыра. «Россия мөселман җәмгыяте алга таба да ил тормышында актив катнашыр, үзенең нәтиҗәле эшчәнлеге белән безнең бәһасез тарихи, мәдәни, рухи мирасны саклауга ярдәм итәр дип ышанам. Сезгә тынычлык, иминлек һәм теләкләрнең иң изгесен телим», - диелә телеграмма текстында.

Шулай ук Камил хәзрәт Сәмигуллин республика халкына адресланган Рөстәм Миңнеханов котлавын укыды.

Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, агымдагы елның августында Татарстан башкаласы һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Мөфти ислам динендә күп пәйгамбәрләребезнең эшче һөнәрләргә ия булганлыкларын искәртте. Алар арасында балта осталары, игенчеләр һәм башкалар бар иде.

Аннары республика мөфтие имамлыгында җәмәгать белән бәйрәм намазы укылды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар