Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.03.2020, 14:42

Казанда Нәүрүз: канатта йөрүчеләр тамашасы, йөзү фестивале, матурлык һәм талант бәйгесе


(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март). 21-нче мартта Казанда «Нәүрүз – 2020» республика бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. ЮНЕСКО матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән төрки һәм иран халыкларының иң борынгы бәйрәмнәреннән берсе язгы көн белән төн тигезләшкән көнне билгеләп үтелә. Бу көнне «Казан ярминкәсе»ндә әзербайҗаннар, әфганнар, казахлар, кыргызлар, башкортлар, таҗиклар, төркмәннәр, үзбәкләр, төрекләр кунакларны үз халыкларының гореф-гадәтләре һәм милли ашлары белән таныштырачаклар, иҗади номерлар күрсәтәчәкләр.

Төп сәхнәдә кунакларны Татарстан халыклары ассамблеясенең милли-мәдәни берләшмәләре коллективлары һәм татар эстрадасы башкаручылары катнашында бәйрәм концерт программасы көтә. Тамашачыларга шулай ук Краснодар шәһәреннән танылган дагестанлы канатта йөрүчеләр тамаша тәкъдим итәчәкләр.

Бәйрәмдә «Нәүрүз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесе узачак. Үз талантларын һәм милли костюмнарын Татарстанның Иран һәм Төрки милли җәмгыятьләренең иң яхшы вәкилләре күрсәтәчәк.

Өлкәннәр һәм балалар халык уеннарында һәм Нәүрүз уеннарында катнаша алачак. Катнашучылар һәм җиңүчеләр махсус призлар алачак. Моннан тыш, Нәүрүз мәйданында көн буе милли колоритлы эшләнмәләрдән торган этномаркет эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Татарстанда Нәүрүзне бәйрәм итү тарихында беренче тапкыр плов фестивале узачак. Кунаклар халык тавыш бирү юлы белән Көнчыгыш ризыгының һәм аның авторының иң яхшы рецептын билгеләячәк. Алар шулай ук Нәүрүзнең төп атрибутларыннан берсе – шыттырылган бодай бөртекләреннән әзерләнгән сумаләкне татып карый һәм аны әзерләүдә катнаша алачак.

Бәйрәм күргәзмә үзәге территориясендә 10.00 сәгатьтә башлана, рәсми ачылыш 12.00 сәгатькә планлаштырылган. Чараны ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан Башкарма комитеты ярдәмендә Татарстан Ассамблеясы һәм Халыклары дуслыгы йорты оештыра.

2010 елда БМО Генераль Ассамблеясы 21-нче мартны Халыкара Нәүрүз көне буларак төрки һәм иран халыкларының астрономик кояш календаре буенча яз килү бәйрәме дип игълан итте. Бу көн шулай ук ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасы репрезентатив исемлегенә кертелде. XX гасырга кадәр Нәүрүз татарлар тарафыннан дә билгеләп үтелә. Безнең республикада бәйрәмне узган гасырның 80-нче еллары азагында торгыза башладылар. 2014 елдан Нәүрүз республика бәйрәме статусын алды.

Барлык яңалыклар