Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.01.2021, 09:47

Казанлылар чыршыларны хайваннарга азык буларак тапшыра ала

Ылыслы агачларны кабул итү пунктлары тәүлек буе эшли.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар). Казанда хайваннарга азыкка тере чыршылар кабул итү пунктлары ачылды. Ылыслы агачларны алдан бизәү әйберләреннән чистартырга кирәк.

Агачларны кабул итү пунктлары 31-нче гыйнварга кадәр тәүлек әйләнәсе түбәндәге адреслар буенча эшләячәк: Гадел Кутуй урамы, 160-нчы йорт, «Идел буе экологик компаниясе» офисы янындагы контейнер; Җиңү Проспекты, 141-нче йорт, гаилә сәүдә үзәгенең кышкы бульвары территориясендәге контейнер.

Агачлар физик затлардан гына кабул ителә, чыршыларны алдан ук мишурадан һәм бизәү әйберләреннән чистартырга кирәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Юридик затлардан һәм берләшмәләрдән чыршыларны зур партияләр белән кабул итү шартларын төгәлләштерү өчен алдан +7(987)413-54-75 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

Барлык җыелган агачлар Югары Ослан районының Шылаңгы авылына һәм Биектау районының Әлдермеш авылына китәчәк. Чыршылар заанен токымлы кәҗәләргә ашатылачак. 2020 елда уртак тырышлык белән кәҗәләргә 1 тоннадан артык ылыслы агач җибәрелгән.

 

Барлык яңалыклар