Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.12.2019, 14:40

Казанлылар «Раштуа бәйрәменә җылы бүләк ит!» хәйрия акциясенә кушыла ала

Авыр тормыш хәлендә калган кешеләр өчен бүләккә җылы әйберләр кабул ителә.


(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь). Казанда ел саен үткәрелә торган «Раштуа бәйрәменә җылы бүләк ит!» хәйрия акциясе уза. Барлык теләүчеләр дә аңа кушыла ала, моның өчен авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә җылы әйберләр иганә итәргә кирәк.

Тәкъдим ителгән бүләк җыелмасына бүрек, шарф, җылы оекбашлар, перчаткалар яки бияләйләр керә. Акциядә катнашучылар шулай ук шәхси гигиена чаралары һәм витаминнар да китерә ала, дип хәбәр ителә Татарстан митрополиясе сайтында.

Акция 2020 елның 8-нче гыйнварына кадәр барачак. Бүләкләр түбәндәге адреслар буенча кабул ителә:

Изге Сергий Радонежский гыйбадәтханәсе (Япеев ур., 2);

Изге Рух Иңүе гыйбадәтханәсе (Туфан Миңнуллин ур., 21);

Кирилли Казанский гыйбадәтханәсе (Чистай ур., 30);

Александр Невский гыйбадәтханәсе (Академик Сахаров ур., 16б).

Тулырак мәгълүматны сылтама буенча табарга була.

Барлык яңалыклар